В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пьеса Медея турындагы борынгы грек мифлары сюжетларына нигезләнә.
Фото: Денис Гордийко
Тамаша Медея турындагы борынгы грек мифлары сюжетларына нигезләнгән. Спектакльнең авторы һәм режиссеры Илгиз Зәйниев билгеләп үткәнчә, бу борынгы грек мифын татар драматургиясендә беренче тапкыр куллану – элек татар театрлары Медея образына тәрҗемә пьесаларында гына мөрәҗәгать иткән булган. «Мәдинә» – татар телендәге үзенчәлекле пьеса, автор аңа мифологик сюжеттан тыш, үз тормышыннан да реаль вакыйгаларны керткән.
7 нче апрельдә премьера башланыр алдыннан театрның колонналар залында рәссам-дизайнер, «Мәдинә» спектаклендәге бер герой күлмәгенең авторы Наҗия Галимованың мастер-классы узачак.
Спектакль 18:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.