Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2018, 10:49

Тина Канделаки, Родион Газманов һәм Эльмира Кәлимуллина 2018 Казан марафонында катнашачак

Стартака кадәр бер ай алдан оештыру комитетына 6 меңнән артык гариза тапшырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). 20-нче майда Татарстан башкаласында “2018 Казан марафоны” узачак. Спорт чарасында россия һәм татар эстрадасы артистлары катнашачак. Шулар арасында Родион Газманов, Эльмира Кәлимуллина һәм Тина Канделаки. Стартака кадәр бер ай алдан оештыру комитетына 6 меңнән артык гариза тапшырылган. Чарада катнашу өчен теркәлү түләүле, җыелачак барлык чаралар да Татарстан башкаласының Балалар республика клиника хастаханәсе территориясендә урнашкан “Роналд Макдоналд йорты”ның гаилә кунакханәсен үстерүгә китәчәк.

Чакырылган кунаклар 3 километрлык дистанциядә чабуддан кала, марафонның “after-party” бәйрәмендә дә чыгыш ясаячак. Ярышның финишына килеп җитүчеләрнең барысына да медальләр биреләчәк, әлеге медальләр бәйрәмгә керү билеты булып тора. Эльмира Кәлимуллина әлеге акциядә өченче ел рәттән катнаша, былтыр ул марафонда Вера Брежнева һәм Нюша белән йөгерде.

Искәртеп китик, быел “Казан марафонында” шулай ук Гинесс рекордлары китабының тәүлек буе йөгерү буенча рекордсмены Рөстәм Гыйниятуллин катнашачак. Ул 42,2 км дистанцияне үзенең остазы, Татарстанның супер озын дистанцияләргә йөгерүчеләр арасында легенда һәм ярышларга нигез салучыларның берсе булган Павел Морозов белән йөгерәчәк.

Масштаблы йөгерү чаралары 42,2 км, 21,1 км (ике дистанциядә 2000 елның 20-нче маенда һәм иртәрәк тууычылар өчен каралган), 10 км (2004 елның 20-нче маенда һәм иртәрәк тууычылар өчен каралган) һәм 3 км (2007 елның 20-нче маенда һәм иртәрәк тууычылар өчен каралган) дистанцияләре буенча уза. Яшь балалар 3 км дистанцияне бары тик марафонда катнашучы әти-әнисе җитәкчелегендә генә йөгерә ала.

Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлеп була. Катнашучылар саны чикле, һәм көн саен кими бара, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар