Генплан проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы вакытында 562 кешедән транспорт һәм урам-юл челтәре буенча 712 сорау килде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Алсу Сафина). Казанның Генераль планы проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы вакытында 562 кешедән транспорт һәм урам-юл челтәре буенча 712 сорау килде. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров хәбәр итте. Казанлылар яңа транспорт элемтәләре өстәргә, урам-юл челтәрен үстерүне күздә тотарга, транспорт мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәргә тәкъдим иттеләр һәм теге яки бу юллар төзелешенә ярдәм итү буенча үз фикерләрен җиткерделәр.
Метроны үстерү Генпланның билгеләнгән срокларына кертелгән
Метрополитен төзелешен дәвам итү турындагы үтенеч белән шәһәр халкыннан мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Т.Кадыйров аңлатканча, документны эшләүчеләр – Мәскәүнең Генплан институты – Генпланның билгеләнгән сроклары эчендә, норматив күрсәткечләрнең йөкләнешсезлеге сәбәпле, метроны үстерүне билгеләгәннәр (2035 елдан соң – мөх.иск.). «Бу халыкта борчу тудырды. Алга таба метро төзергә мөмкин булсын өчен, метрополитен үсешен Генпланның испә-хисап вакытына кертергә карар кылынды», - дип билгеләп үтте Тимур Кадыйров.
Горький шоссесы дублер-юлы Россия тимер юлларының контейнер мәйданчыгын әйләнеп узачак
М7 трассасына һәм аннан соң шәһәрдән читкә чыгып, Идел буендагы Адмиралтия бистәсеннән Горький шоссесыннан дублер-юл кирәклеге шәһәрнең меңләгән халкы өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. 21-нче номерлы Аракчино бистәсе янындагы участокта проектлана торган юл узуның ике вариантыннан Россия тимер юлларының контейнер мәйданчыгын урап узуга тукталырга карар кылынды. «Без бу мәсьәләне Россия тимер юллары вәкилләре белән бик озак эшләдек, геодезистлар белән әлеге урынга бардык һәм контейнер мәйданчыгы территориясе буйлап проектлана торган йөрү мөмкинлеген карадык. Кызганычка каршы, Россия тимер юлларыннан ризалык алынмады, шуңа күрә беренче вариант буенча барырга мәҗбүрбез», - дип аңлатты шәһәрнең баш архитекторы урынбасары.
Мир урамының дублер-юлы Нагорный буенча узачак
Иҗтимагый фикер алышу вакытында 189 кешедән Дәрвишләр бистәсендәге юл ситуациясенә кагылышлы 225 искәрмә һәм тәкъдим килде. Искәртеп узабыз, Генпланда Мир урамын бушату өчен берничә карар тәкъдим ителә, анда хәзер көн саен "пик" сәгатьләрендә бөкеләр хасил була, ә берничә елдан соң даими бөкеләр булачаклыгы фаразлана. Шуларның берсе - тимер юл буенда Мир урамы дублерын төзү, ул Генпланда 15-нче номерлы юл итеп билгеләнгән.
Икенче карар - аркылы элемтә булдыру. Радиаль юл торак массивларны Казанның көнчыгыш ягыннан Оренбург трактыннан «Казаноргсинтез»га кадәр М7-гә чыгу белән тоташтырырга тиеш. Ул Дәрвишләр бистәсендәге Тынычлык урамына гына түгел, Компрессор заводы янындагы юлга да һәм аның янәшәсендәге районнарга да транспорт йөкләнешен киметәчәк. Бу юл Дәрвишләр бистәсеннән альтернатив рәвештә чыгу юлы булачак.
Әлеге юлны өч вариантта узу тәкъдим ителгән. Беренче вариант - Главная урамы буенча – 2007 елгы Генпланда күрсәтелгән, икенчесе – Шоссе урамы буенча, өченчесе - Нагорный торак массивы буенча. Тимур Кадыйров сөйләгәнчә, Дәрвишләр бистәсендә юл төзелеше өчен чыгыш ясаучылар арасында күбесе өченче вариантны сайлаган – Нагорный бистәсе буйлап 51-нче номерлы йөрү юлы уздыру. Бу вариант Генплан буенча комиссиядә дә расланды. «Бу – торакка һәм экологиягә карата иң сакчыл вариант», - дип билгеләп үтте Тимур Кадыйров.
Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр шулай ук үзләренең альтернатив вариантын – М7-гә чыгып, торак массивны әйләнеп узуга чишелешләр төзүне тәкъдим иттеләр. Җәмәгать фикер алышуларында аны 27 кеше хуплады. Бу вариант Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Мәскәүнең Генплан институты белгечләре белән очрашуда җентекләп каралды. Тәкъдим ителгән вариантның йомшак яклары арасында белгечләр бу очракта Царицыно урманы һәм Царицыно бистәсе торак төзелеше, Көнчыгыш дугасы зонасындагы районнар һәм Казансу районындагы табигать саклау зонасы зыян күрәчәк, М7 трассасы, якын-тирә магистральләр, Казансу аша булган һәм проектлаштырыла торган күперләргә зыян киләчәклеген атадылар. Моннан тыш, бу вариант бакчачылык ширкәтләрендә шактый гына йортларны сүтүне таләп итәр иде.
Экологларның тәкъдимнәре техзаданияләр төзегәндә исәпкә алыначак
Тимур Кадыйров экологлардан килгән тәкъдимнәрне кыйммәтле дип атады. Бу тәкъдимнәр урамнарны һәм юлларны планлаштыру проектларын эшләгәндә техник биремнәр төзегәндә исәпкә алыначак. Аерым алганда, Чистай урамыннан алып Новаторлар урамына кадәрге Казансу елгасы аша планлаштырылган күпер янындагы кыйммәтле территорияләргә кагылышлы тәкъдимнәр булды. «Күпернең документациясен һәм аны трассировкалау вакытында проектлаучылардан иң кыйммәтле территорияләрне карап чыгуны таләп итәчәкбез», - диде баш архитектор урынбасары.
Вознесениеда проектлана торган юл гамәлдәге Генпланга туры киләчәк
Вознесение торак массивында 50-нче номерлы йөрү юлы буенча 130 казанлыдан 161 мөрәҗәгать килде. 145 мөрәҗәгать бу юлны трассировкага каршы, 16-сы - Вознесение трактының 18-нче номерлы трассировкасына каршы булган. Трассировканы гамәлдәге Генплан нигезендә калдыру турында карар кабул ителде.
«Проектлана торган 50-нче номерлы юлны трассировкалау гамәлдәге Генпланда, шул ук кызыл линия коридорында салынганга тулысынча туры килә, - диде Тимур Кадыйров. – Әмма урамның классы түбәнәйде - гомумшәһәр күрсәткеченнән район дәрәҗәсенә кадәр төште». Бу юлның киңлеген һәм полосасын киметүне күздә тота.
Урнаштыру мәсьәләләре һәм юл киңлеге - территорияне планлаштыру проекты дәрәҗәсе
Тимур Кадыйров, тулаем алганда, трассировка һәм юл киңлеге мәсьәләләре – территорияне планлаштыру проекты дәрәҗәсе, дип нәтиҗә ясады. «Генераль планда юлның классы гына салыначак, ә полосалар саны шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативлары нигезендә билгеләнәчәк», - дип ассызыклады Кадыйров.