В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Территорияләрне куллануның аерым шартлары булган зоналар Генпланда Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы таләпләренә туры китереп күрсәтелергә тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Алсу Сафина). Территорияләрне куллануның аерым шартлары булган зоналар Генпланда Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы таләпләренә туры китереп күрсәтелергә тиеш. Яңа төзелешкә тулысынча тыю кертә торган 430-нчы зона федераль закон таләпләре буенча Казанның Генплан проектында чагылыш таба, әмма аны гамәлдән чыгару шәһәр Башкарма комитеты вәкаләтләрендә түгел, дип билгеләп үтте бүген матбугат конференциясендә баш архитектор урынбасары Тимур Кадыйров.
Ул Генплан проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы вакытында, 430 зона буларак билгеләп үтелгән Казан авиация заводының авария хәлендәге утырту зонасы буенча Борисоглебское бистәсенең Шоссе урамында яшәүчеләрдән – 64 һәм Яңа Сосновкада яшәүчеләрдән 20 каршы мөрәҗәгать алынуы турында сөйләде. «Генераль планда федераль законнар белән билгеләнгән чикләүләр чагыла гына, шуңа күрә кисәтүләр кире кагылды», – дип аңлатты Тимур Кадыйров.
Аның сүзләренә караганда, бу зонаны чикләүләр бары тик вәкаләтле орган – РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан гына бетерелергә мөмкин. РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан шундый карар кабул ителгән очракта, Җирдән файдалану һәм шәһәр төзелеше кагыйдәләрендә 430 зонада фактта файдалану буенча территориаль зона билгеләнергә мөмкин.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова хәзер Башкарма комитет 430 зонага кергән күчемсез милек объектлары турында, аларның кадастр бәясе күрсәтелгән мәгълүмат әзерләде дип җиткерде. Әмма бу Генплан проекты белән түгел, ә махсус зонаны раслау белән бәйле.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, хәзер яңа проект эшләнә, КАПО мәгълүматлары буенча, ул элек билгеләнгән зонаны кабатлый. «Без бу территорияне раслаячак федераль хакимият органына мәгълүмат бирергә тиеш (Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы - мөх.иск.)», - диде Анастасия Латыйпова. Ул проектның Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән килештерелүе турында да өстәде. Бүгенге көндә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте бәяләмәсе юк.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин 430-нчы зонага эләгә торган йортлар барлыкка килүен аңлатты. «Кеше участок сатып ала, йорт сала һәм аннан соң гына теркәлә. Ул вакытта кадастрда әлеге зона юк иде, бу хәзер проблемалар барлыкка китерде. Әлегә бу йортларны бу зонадан алып ату мәсьәләсе тормый», - дип өстәде ул.
Тимур Кадыйров сөйләвенчә, Салмачида 69-нчы номерлы юлга бәйле шундый ук хәл кабатлана. «Генпландагы юл магистраль продукт үткәргечләрдән рөхсәт ителгән минималь ераклык зонасында планлаштырылган, алар шулай ук 430-нчы зонага кертелгән, - диде баш архитектор урынбасары. - Юлны без аңлы рәвештә чикләүләр зонасында урнаштырдык. Хәзер участок ияләренә юл үтүгә өстәмә чикләүләр йөкләнми. Әмма без иҗтимагый фикер алышулар турында йомгакта күрсәттек: чикләүләр үзгәргән очракта, ягъни зона кимесә, вәкаләтле орган тарафыннан юл коридоры чикләүләр зонасына эләкмәгән участоклардан алмаштырылачак. Бу күрсәтелгән юлны планлаштыру проекты белән эшләнәчәк».