Карның максималь күләме март аенда явачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь, Екатерина Виславская). 2021 елга нәтиҗә ясап, метеорологлар аның температура буенча да, явым-төшем һәм кояш яктылыгы күләме, атмосфера басымы буенча да бик тотрыксыз булуын таный. Хәзер синоптиклар киләсе елга перспектива белән якындагы айларга фараз бирә. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев һәм КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев безне яңа ел бәйрәмнәренә нинди һава торышы көтәчәге һәм ни өчен халык сынамышларына ышанырга ярамау турында сөйләде. KZN.RU порталы аларның чыгышларының төп тезисларын «сорау – җавап» форматында әзерләде.
Тимур Әухәдиев ноябрьне күп кенә мөнәсәбәтләрдә депрессив дип атады. Беренчедән, явым-төшемнәр буенча бу ай бик капма-каршылы булды– алар әле артык күп, әле бик аз. 29-нчы ноябрь көнне метеокүзәтүләр тарихында бу ай өчен абсолют рекорд куелды – 33 мм явым-төшем яуды.
Икенчедән, һава торышының көйсезлекләреннән тыш, атмосфера басымының кискен үзгәрешләре дә күзәтелде. «Ноябрь чыннан да шундый кискен үзгәрешләр белән куркытты, һава басымы берничә тапкыр түбәнәйде һәм күтәрелде. 21-нче ноябрь көнне басымның кискен түбәнәюе үз минимумына җитте. Бу әлеге ел өчен басымның иң түбән күрсәткече, һәм гомумән мондый күрсәткечләр соңгы тапкыр дүрт ел элек күзәтелде», – дип дәвам итте ул.
Өченчедән, татарстанлылар кояш яктысы җитмәүне тойды. «Кояш февраль, март һәм октябрь айларында җитәрлек яктыртты, ә калган айларда ул җитмәде. Әйтик, ноябрьдә без айлык норманың өчтән берен генә, ягъни максималь кояш нурының 5%-ын гына алдык, айлык норма 35 сәгать булганда бу 12,9 сәгатьне тәшкил итә», – дип сөйләде галим.
Тимур Әүхәдиев сүзләренчә, хәзер нибары 3 см кар капламы теркәлгән, һәм бу нормадан тайпылу, чөнки бу вакытта 12 см тирәсе булырга тиеш. Бөтен хикмәт ноябрьнең соңгы ункөнлегендә Татарстанга килгән киң көнбатыш циклонында, яңгырлар һәм җылы һава 15 см карны юк итте.
Гомумән алганда, быел Казанда кар гадәттәгедән иртәрәк яуды. Климат нормасы буенча даими кар катламы 17-19-нчы ноябрьгә туры килергә тиеш, ә бу быел 12-нче ноябрьдә булды. «Ләкин аның эреп юкка чыгуы бик әйбәт түгел, шул исәптән авыл хуҗалыгы өчен дә, чөнки үсемлекләр уңышлы кышласын өчен, алар билгеле бер стадияне узарга тиеш – 3-5 көн дәвамында карсыз һава торышы һәм тәүлеклеклек уртача температура -6 градустан алып -8 градуска кадәр һәм аннан да түбәнрәк булырга тиеш. Хәзер без бу чорны узабыз кебек, әмма кар инде иртәгә үк явачак», – дип аңлатты галим. Тулаем алганда, тенденция шундый: ел саен кар күбрәк ява. Күзәтүләр буенча кар катламының максималь калынлыгы гадәттә 10-нчы мартка кадәр җитә.
«Декабрьнең беренче көннәрендә һава температурасы нормадан бераз югарырак иде. Хәзер салкын, чөнки республика көнбатыш антициклон перифериясендә. Узган төндә салкынча булды, алдагысы да, иртәгә дә салкын булачак, әмма вәзгыять үзгәрә. Бик зур депрессив балкан циклоны якынлаша. Аның төп һөҗүме Мәскәүгә туры киләчәк, тик ул безгә җылы фронт, бераз периферия белән кагылачак, безгә якын көннәрдә билгеле бер җылылык китерәчәк. Бүген төннең икенче яртысында һәм иртәгә көндез явым-төшем, фронтлар үтүен көтәчәкбез», – дип билгеләп үтте үз чиратында Юрий Переведенцев.
«Без Яңа елда гадәттә нинди температура булуын анализладык. Һәм шунысы ачыкланды, еш кына Яңа ел төнендә температура -2 һәм -4 градус тәшкил итә. Гәрчә бу һич кенә дә фараз булмаса да, кызык статистика», – дип хәбәр итте Тимур Әухәдиев.
Юрий Переведенцев билгеләп үткәнчә, соңгы тапкыр Яңа елда экстремаль көчле салкыннар Татарстанда 1988 елда теркәлгән, 44 градус тирәсе салкын булган. Шул вакыттан бирле 40 елдан артык вакыт дәвамында мондый көчле салкыннар күзәтелмәгән.
Республика синоптиклары РФ Гидрометеоүзәге төзегән озак сроклы фаразга йөз тота. Юрий Переведенцев кисәткәнчә, ул 60-70%-ка аклана, шуңа күрә аңа гына ышанырга ярамый.
«Декабрь ноябрь традициясен дәвам итәчәк, даими тирбәнешләр булачак», – дип билгеләде ул. Декабрь өчен норма якынча – 9 градус тәшкил итә, әмма быел җылырак , ә явым-төшем нормадан югарырак булачак. Гыйнварда һава температурасы климат нормасы чикләрендә булыр дип фаразлана, якынча – 12 градус, февраль аенда шулай ук норма чикләрендә, –10 градус тирәсе. Шул ук хәл март аенда да, күчеш чорында –4 градус булыр дип көтелә.
«Бу елны мөмкин кадәр контрастлы итеп тасвирларга мөмкин», – дип билгеләп үтте Т.Әүхәдиев. 2021 ел экстремаль салкын февраль аеннан башланды, нигездә аның һәм алдагы декабрь ае аркасында узган кыш метеокүзәтүләр тарихында иң салкын унлыкка керде.
Май аеннан августка кадәр аномаль җылы айлар марафоны булды, алар шул ук вакытта явым-төшемнәр буенча җитешсезлекләргә китерде. «Май быел барыбер җәйге ай булып чыкты. Эш шунда ки, аның уртача температурасы бар, ул июнь аеның нормаль температурасыннан артып китте. Шулай итеп, без быел дүрт җәйге айны үткәреп җибәрдек. Метеорологиядә җәй дип температураның +15 градуслы тамгасы аша күчүенең тотрыклы даталары арасындагы чорны санарга кабул ителгән. Быел җәй Казанда гадәттәгегә караганда 21 көнгә озынрак булды», – дип аңлатты ул.
Май һәм июнь айларында явым-төшем күләме җитмәү күзәтелде, июльдә ул артыгы белән булды, әмма ул алдагы ике айны компенсацияләмәде. Гыйнвар-октябрь айларында республикада 100 мм явым-төшем җитмәү теркәлгән. Чагыштыру өчен еллык норма 550 мм тәшкил итә. Ноябрь аенда һава торышы ике норманы күрсәтте, әмма бу ай уңышка йогынты ясамады, шуңа күрә җәй авыл хуҗалыгына зыян китерде. Нәтиҗәдә, хәтта ноябрь явым-төшемнәрен дә исәпкә алып, бүгенге көндә алар буенча җитешмәү елына 50 мм дан аз гына артык тәшкил итә.
Юрий Переведенцев халык сынамышлары буенча һава торышын фаразламаска кушты, чөнки тенденцияне бер көн буенча бәяләү мөмкин түгел. Мисал өчен, Никольский салкыннары турындагы сынамыш – 19-нчы декабрьдә һава температурасы минус 20 градустан түбәнрәк төшәргә тиеш – бу бары 70% очракта гына аклана, «керәшен суыклары» – 60%-ка.
«Климат үзгәрә, димәк, сынамышларга ориентлашырга кирәкми, – дип билгеләп үтте профессор. – Бер көн буенча ярты елга алдан фараз чыгарып булмый, чөнки тулы бер факторлар комплексы эшли».
Ансамбль методы ышанычлырак (берничә фаразны берләштерү) булып тора. Аны метеорология хезмәте галимнәре һәм белгечләре куллана.
Климатның җылынуы элеккечә үк күзәтелә. Алай гына да түгел, һава температурасы күтәрелү тизлеге даими рәвештә арта. Юрий Переведенцев сүзләренчә, һаваның еллык глобаль температурасы хәзер +15 градус тәшкил итә. «120 ел эчендә һаваның глобаль температурасы 1,1 градуска күтәрелде. 20 елдан соң планета 1,5 градуска җитәчәк», – диде ул.
Галим билгеләп үткәнчә, республикада температура үзгәрү тизлеге Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак – Татарстан буенча 10 ел эчендә якынча 0,5 градуска һәм Казанда ун ел эчендә 1 градуска диярлек. Шунысы кызык, җылыну нигездә җәй көне түгел, ә кыш көне күзәтелә.
Глобаль җылыну күбесенчә антропоген йөкләнеш белән бәйле, һәм аны булдырмас өчен күмерне экономияләргә, урманнарны сакларга һәм арттырырга һәм метан чыгаруны киметергә кирәк.