Экологик акция 20-нче июльдә үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Казанда 20-нче июльдә шәһәрнең Авиатөзелеш районында урнашкан Урман күле территориясен җыештыру булачак. Ул ел саен үткәрелә торган «Чиста яр» табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелә. Быел Татарстанда ул 15-нче июльдә старт ала һәм 30-нчы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Акциядә гадәттәгечә җирле үзидарә органнары вәкилләре, ирекле һәм иҗтимагый оешмалар, студентлар һәм мәктәп коллективлары активистлары, төрле структуралар һәм ведомстволар хезмәткәрләре катнашачак. Җыештыру эшләренә теләге булган һәркем кушыла ала.
Җыештыру өчен барлык кирәкле инвентарь биреләчәк, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте.