Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2022, 10:51

Казанда Тирән күл территориясен чүп-чардан чистартачаклар

Экологик акциягә шәһәр халкы да кушыла ала.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы май). 4 нче июньдә Казанның Киров районындагы Тирән күлне чистарту буенча Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге оештырган экологик акция узачак.

Акция Халыкара сулыкларны чистарту көненә багышланган, ул елгаларны, диңгезләрне, күлләрне, буаларны һәм башка сулыкларны чүп-чардан чистарту кирәклеге турында искә төшерүгә юнәлтелгән. Бу көнне су астында йөзү белән шөгыльләнә торган төбәк дайвер клублары елга ярларын һәм төбен чистарту өчен җирле сулыкларга чыгалар.

Казанда акциягә Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды һәм Рус географик җәмгыятенең ТР буенча бүлекчәсе әгъзалары кушылачак – алар Тирән күл төбен чүп-чардан чистартачак, ә волонтерлар, мәктәп укучылары һәм җирле активистлар ярны чистартуда ярдәм итәчәкләр.

Акциядә Казан халкы катнаша ала, оештыручылар шәһәрлеләрне гаиләләре белән килергә чакыра. Территорияне җыештыру 10:00 сәгатьтә башлана һәм 2 сәгать дәвам итәчәк. Ак һәм кызыл палаткалар акциядә катнашучыларны җыю өчен ориентир булачак. Перчаткалар һәм капчыкларны урында бирәчәкләр, дип хәбәр итә Рус географик җәмгыятенең ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар