Февраль аенда республикада нормадан 1,5 градуска җылырак булачак.
Фото: Денис Гордийко
Гыйнвар һәм февральнең беренче көннәрендә Казанда һәм Татарстанда һава торышы глобаль процесс белән бер үк вакытта барды һәм илнең башка төбәкләреннән аерылып торды. «Гыйнвар шактый җылы булды, норма кысаларында. Ярты градустан тайпылышлар күзәтелде: уртача айлык температура –9,8 градус тәшкил итте (айлык норма –10,2 градус)», – дип аңлата КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев. Узган ел гыйнварның икенче декадасында Казанда экстремаль салкыннар күзәтелсә, быел һава торышы шактый «юаш» булды: 20 градустан түбән булган һава температурасы нибары бер тапкыр, 5 нче гыйнварда, төнге сәгатьләрдә генә күзәтелде. Эксперт сүзләренә караганда, мондый көннәр елның беренче аенда кимендә алты-җиде көн була.
Җылы һава торышы республика һәм аның башкаласы халкы өчен бик үк уңай булмады – кыш дәвамында циклоннар белән антициклоннар еш алмашынып торды. Гыйнварда 13 тапкыр атмосфера басымының уйнавы күзәтелде – тәүлегенә 8 паскальдән артып китте. Һава торышына сизгер кешеләр мондый басымны аеруча авыр кичерә.
Тимур Әүхәдиев сүзләренә караганда, күп санлы циклоннар кояш яктылыгының «җитмәве»нә китерә. «Без кабат һава торышының депрессивлыгы турында сөйләшәбез, – дип өстәде ул. – Әйтик, соңгы өч ай, гыйнварны да кертеп, депрессив булып чыкты: кояшлы көннәр норманың нибары дүрттән бер өлешен генә тәшкил итте».
Алдагы ике көндә Татарстанда һава температурасы минус 1,5-2,5 градус иде – мондый температура мартның өченче декадасы өчен хас. «Хәзер без Төньяк Атлантикадан килгән циклон һәм фронт системалары йогынтысында торабыз. Бүгенге көндә уртача тәүлек температурасы –13 градус булырга тиеш, ә бездә ул –4-5 градус», – ди Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.
Мондый җылы кыш – глобаль җылыну һәм Казанда, гомумән, бөтен дөнья буенча уртача еллык температура үсүенең бер нәтиҗәсе. Безнең киңлектә җылыну салкын айлар хисабына башкарыла. «Климатның континентальлеге төшенчәсе бар: бу иң салкын ай – гыйнвар һәм иң эссе – июль арасында температура төшүе. Казанда бу якынча 33 градус. Соңгы елларда әлеге күрсәткеч кышкы чорда җылыну хисабына сизелерлек кими», – дип аңлата Ю.Переведенцев.
Соңгы 10 елда Россиядә һава температурасы – 0,5 градуска, ә тулаем җир шары буенча 0,2 градуска арткан. «Безнең илдә дөньядагы җылылык темпларыннан ике тапкыр артып китәбез. Татарстанда бу темплар әле әзрәк югарырак», – ди КФУ профессоры.
Бигрәк тә җылыну нәтиҗәләре югары киңлектә сизелә – поляр зоналарда бу процесслар түбән киңлекләргә караганда 3,5 тапкыр тизрәк бара, Антарктидада боз актив эри. Гадәттә әлеге процесслар антропоген йогынты белән аңлатыла, дип саный Ю.Переведенцев. Аның сүзләренә караганда, әле 200 ел элек Россиядә һавадагы углекис газы концентрациясе 1 млн га 280 кисәкчек тәшкил иткән, ә бүген бу күрсәткеч 1 млн га 440 кисәкчеккә җитә.
Глобаль җылыну климатның чираттагы үзгәрешләренә китерә. Әйтик, җылыткан вакытта дым актив парга әйләнә, шуның хисабына явым-төшемнәр саны арта. Шулай ук шторм, көчле салкыннар, эсселек, корылык кебек куркыныч һава күренешләре күзәтелә.
РФ Гидрометеорология үзәгенең озак сроклы фаразына караганда, февраль аенда республикада һава температурасы климатик нормадан бераз югарырак булуы көтелә – якынча 1,5 градуска (норма -10 градус). Якынча 34 мм явым-төшем төшәчәк – норма чикләрендә.
Мартны гадәттә синоптиклар кышның дәвамы буларак карый, быел ул салкын булачак, һава торышы климатик нормага туры киләчәк. Җылылык 31 нче марттан 3 нче апрельгә кадәр килер дип көтелә – әлеге чорда һава температурасы 0 градустан артып китәчәк. Ю.Переведенцев сүзләренә караганда, март аенда кар катламының иң биек нормасы күзәтеләчәк, кар апрельнең икенче декадасында гына эрергә тиеш.
+15 градуска күчә торган һава торышы язны йомгаклау булып санала, бу май урталарына туры киләчәк. «Узган ел яз инде 9 нчы майда тәмамланды, һава +15 градус тамгасыннан арткан иде», – диде Ю.Переведенцев.
Исегезгә төшерәбез, якын көннәрдә Казанда айлык явым-төшем нормасының 30%-ы төшүе көтелә.