КФУ галимнәре фикеренчә, кар капламының 9-12 нче апрельләргә эреп бетәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март, Дмитрий Никитин). Казанга астрономик яз килде – кояш төньяк ярымшардан көньяк ярымшарга күчте. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев һәм КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шәһәр халкын якындагы айларда нинди һава торышы көтүе турында сөйләде.
«Метеорологик яз бераз соңрак киләчәк, – дип билгеләп үтте Юрий Переведенцев. – Бүгенге көндә республикада һава торышы якында урнашкан төньяк-көнбатыш циклон һәм көньяк-көнчыгыш антициклон хәрәкәте белән билгеләнә. Шуның аркасында быел иртә яз булмады».
Ул билгеләп үткәнчә, метеорологик яз тәүлеклек һава температурасы нульдән югарырак күтәрелгәч башлана. Быел Казанда бу, фаразлаулар буенча, 31 нче марттан 2 нче апрельгә кадәр аралыкта булачак. Ә күпьеллык күзәтүләр нигезендә, кар капламының тулысынча эреп бетүен 9-12 нче апрельгә көтәргә кирәк. «Кыска вакытка һәм озак вакытка исәпләнгән һава торышы фаразлары бар, алар төгәллекләре белән аерылып тора. Әйтик, кыска вакытлы һава торышы фаразы 95% ка, ә озак вакытлы фаразлар 60-70% ы гына дөрес булырга мөмкин, – дип ассызыклады эксперт.
Шулай итеп, синоптиклар фаразларына караганда, тулаем Татарстанда яз җылы булачак – апрель аенда һава температурасы нормадан 1-2 градуска югарырак күтәреләчәк, ә май аенда 13,5 градуска якын җылы булачак, бу – норма. Җәй Татарстанда шулай ук җылы булыр дип көтелә, әмма салкын көннәрдән башка гына узмаячак. Фаразлауларга караганда, июнь һәм августта уртача температура якынча 17 градус тәшкил итәчәк. Ә менә җылы көннәр июльдә азрак булырга мөмкин – ай гадәттәгедән салкынрак килер дип көтелә. Сентябрь дә игътибарсыз калмады – экспертлар фикеренчә, ай эссе булачак, ә уртача тәүлеклек температура 11 градус җылы тәшкил итәчәк.
Тимур Әүхәдиев, үз чиратында, Татарстан башкаласында кыш узган елгыдан күпкә җылырак булды, дип ассызыклады. Ул хәбәр иткәнчә, Казанда иң түбән температура 23 нче декабрьдә билгеләнгән һәм 23,6 градус салкын тәшкил иткән, кышның иң җылы көне 23 нче февральдә булган – термометр баганалары 2,5 градус җылы күрсәткән. «Кышны бик күп кар яву белән билгеләп үтәргә кирәк. Гыйнвар һәм февральдә явым-төшем күләме айлык нормадан 25% ка артып киткән», – дип хәбәр итте Т.Әүхәдиев. Быел республикада кар капламының уртача биеклеге 71 см тәшкил итте, бу нормадан шактый югары. Бүгенге көндә кар биеклеге 44 см тәшкил итә, дип өстәде галим.
Шулай ук метеорологлар кышын басымның уйнавына игътибар иттеләр. Декабрь аенда андый очраклар 13, гыйнварда 10, февральдә 6, мартта 8 булган. «30 нчы марттан 31 нче мартка кадәр чираттагы басым үзгәрүе көтелә, шуңа күрә барлык метео бәйле кешеләр моңа әзер булырга тиеш», – дип нәтиҗә ясады Ю.Переведенцев.