В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дүшәмбе, 25-нче октябрьдән, салкыннар башланачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). 23-нче һәм 24 -нче октябрь көннәрендә, якшәмбе явасы яңгырга карамастан, Казанда шактый җылы булачак. Әмма киләсе атна башында суыта башлый. Якын көннәргә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре алдан фараз ясады.
Иртәгә, 23-нче октябрь көнне, Казанда аязучан болытлы һава көтелә, көндез көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр, явым-төшем көтелми. Төнлә һаваның минималь температурасы +7 градустан +9 градуска кадәр, көндез максималь температура +11 градустан +13 градуска кадәр.
Гомумән алганда, Татарстан буенча бүгенге кебек үк җылы булачак. Элеккечә явым-төшем ихтималы зур түгел, иртән һәм көндез секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил фаразлана.
Якшәмбе, 24 октябрь көнне, атмосфера фронты йогынтысында республикада яңгырлар явачак. Һава температурасы төнлә +2 градустан +7 градуска кадәр, көндез +5 градустан +10 градуска кадәр.
Киләсе атна башында республика аша салкын атмосфера фронты узачак. Шуның аркасында 25-нче октябрьдә бераз яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал. Төнлә термометр баганалары +4 -1 градуска кадәр, көндез +1 градустан +6 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Якынча фараз буенча, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә антициклон перифериясе йогынтысында явым-төшем көтелми. 26-нчы октябрьдә төнлә һава температурасы -1 градустан -6 градуска кадәр, көндез – 0 градустан +5 градуска кадәр, 27-нче октябрь төнлә – +2 градустан -3 градуска кадәр, көндез +2дән +7 градуска кадәр.