Төнге сәгатьләрдә көчле төньяк җиле исәчәк, ә һава температурасы 8-10 градус җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Казанда җылы һава торышы саклана. Алдагы тәүлектә синоптиклар алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, шәһәрдә яңгырлар булмаячак дип җиткерә. Төнге сәгатьләрдә көчле төньяк җиле исәчәк, ә һава температурасы 8-10 градус җылы булачак. Көндез җил юнәлеше төньяк-көнбатышка үзгәрәчәк, һава +19-21 градуска кадәр җылыначак.
Татарстанның башка районнарында шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төньяк һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Көнчыгыш районнарда урыны белән аз гына яңгыр явачак. Термометр баганалары төнлә +6-11 градустан югары күтәрелмәячәк, көндез исә +16-21 градуска җитәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.