Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.09.2024, 17:31

Ял көннәрендә татарстанлыларны җылы һәм коры һава торышы көтә

Иртәгә көндез Казанда 15 м/с көчле җил көтелә

Якын көннәрдә татарстанлыларны җылы һәм коры һава көтә. Температура фоны нормадан 5 – 7 градуска артачак. Шул ук вакытта җил 15-18 м/с тизлектә булырга мөмкин, дип кисәтә республиканың Гидрометүзәге.

Иртәгә Казанда явым-төшемсез зур булмаган болытлы һава фаразлана. Төнлә һәм иртән һава температурасы +5..+7 градус булачак. Түбән урыннарда +2..+4 градуска кадәр суыта. Көндез синоптиклар 15 м/с ка кадәр җилне һәм +20..+22 градуска кадәр җылылыкны фаразлый.

28 сентябрь төнендә Татарстанда һава температурасы +7..+12 градуска кадәр төшәчәк. Республиканың көньягында һәм көнчыгышында, түбән урыннарда – 1..+6 градуска кадәр. 29 сентябрь көнне +8..+13 градус.

Беренчел фаразлар буенча, мондый һава торышы киләсе атна башында, 30 сентябрьдә һәм 1 октябрьдә сакланачак. Явым-төшем икеле. Төнге температуралар +5..+10 градуска кадәр булыр дип көтелә. 30 сентябрь көндез термометр баганалары +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк, 1 октябрь –  +15..+20 градуска кадәр.

Быелгы сентябрь – бөтен күзәтү чорында иң җылы вакытларның берсе, дип билгеләп үттеләр ТР Гидрометүзәктә.

Барлык яңалыклар