Ярышлар бу көннәрдә Новосибирскида уза
Казан спортчысы һәм «Үзәк» физкультура-спорт җәмгыяте тәрбияләнүчесе Даниел Маринов спорт гимнастикасы буенча Россия Кубогында алтын медаль яулады, бу ярышларда ике тапкыр җиңүче булды.
«Әлбәттә, мин бик шат, хәзер миңа Кубокта өченче җиңү кирәк. Россия гимнастикасы легендасы Никита Нагорный әйткәнчә, син өч ел рәттән чемпионатны да, Россия кубогын да откан вакытта, ул вакытта инде бу чыннан да нәтиҗә дип әйтергә мөмкин», – дип сөйләде Даниел Маринов KZN.RU корреспондентына.
Тиздән Казан спортчысын иңбашына операция көтә, һәм ул спорт гимнастикасы буенча алдагы масштаблы ярышларга, ә атап әйткәндә – Россия чемпионатына әйләнеп кайтырга өметләнә.
«БРИКС Уеннарыннан соң эчке стартларда чыгыш ясау җиңелрәк. Уеннар – минем бөтен карьерамда бердәнбер халыкара ярышлар, димәк, анда мин башка хисләр тойдым», – дип билгеләде спортчы.
Даниел Маринов Россия Кубогында 169,400 балл җыйды. Икенче урынны Универсиадада ике тапкыр алтын медаль яулаган Кирилл Прокопьев 161,800 балл нәтиҗәсе белән яулады, ә беренче өчлекне гимнаст Иван Завричко (159,900 балл) тәмамлый.
Ярышлар бу көннәрдә Новосибирскида уза һәм 4 августта тәмамлана.
Моңа кадәр Даниел Маринов Казанда 12 – 23 июньдә узган БРИКС Уеннарында берничә медаль яулаган иде. Ул шәхси күп төр ярышта алтын яулавы турында KZN.RU порталына сөйләде.