Фото: Марат Мөгыйнов
Узган атнада, 22-28 нче апрельдә, Казанда 217 малай һәм 196 кыз туган.
Казанлылар яңа туган балаларына Эмир, Артемий, Әмир, Камил, Ранель, Сәлим, Владимир, Марк, София, Мира, Әмирә, Сафия, Анна, Эмилия, Асель, Аишә, Сәмирә, Мия, Мая кебек исемнәрне аеруча яратып кушканнар.
Сирәк кушылган исемнәр: Андрей, Леонид, Рим, Тео, Илнат, Сабир, Ильяр, Тамина, Аселия, Айла, Валентина, Дана, Нина, Нурия, Аэлита, Земфира, Аида, Зилия, Дамияна.