Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2024, 11:34

Россия һәм Кытай теннисчылары «РОСТКИ» форумы кысаларында Казанда дуслык турнирында очрашты

Профессионаллар Татарстан юниорларының әзерлек дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үттеләр

Узган атна ахырында Казанда Кытай һәм Россия профессиональ уенчылары, шулай ук ике илнең рәсми затлары арасында өстәл теннисы буенча «Кичке лига» күргәзмә команда турниры узды. Ярышлар быел 11 меңнән артык кешене җыйган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы кысаларында узды.

Турнирда РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм Россия өстәл теннисы федерациясе президенты Александр Бабаков, Чунцин шәһәре халык вәкилләре җыелышының даими комитеты партия төркеме секретаре урынбасары Чжан Мин, ТР Спорт министры Владимир Леонов, Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь һәм Россия җыелма командасы әгъзалары Никита Артеменко һәм Вилдан Гадиев катнашты. Кытай профессионаллары ягыннан илкүләм студентлар ярышларында күп тапкыр чемпионнар булган Ян Жулинь һәм Ван Ди чыгыш ясады. Кунаклар ТР башкаласында чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын, шулай ук спортчыларның, шул исәптән Татарстан юниорларының яхшы әзерләнүен билгеләп үттеләр.

Россия коллегалары белән бергә Кытай теннисчылары профессиональ теннисчыларга кирәкле төп күнекмәләрне күрсәтеп, балалар өчен тулы канлы мастер-класс үткәрделәр. Никита Артеменко билгеләп үткәнчә: «Барлык балаларның да зур перспективалары бар икәнлеге күренә, һәркемнең күзләре яна. Әгәр алар тырышып күнегүләр ясасалар һәм эшләсәләр, минем уйлавымча, егетләрнең 70% ы про-дәрәҗәдә уйнаячак».

Чара кысаларында шулай ук 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча республика ярышлары узды, анда Татарстанның иң яхшы командалары үз осталыкларын күрсәтә алды. Беренче өч урынны Казан спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр яулады, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитетында.
Барлык яңалыклар

Россия һәм Кытай теннисчылары «РОСТКИ» форумы кысаларында Казанда дуслык турнирында очрашты

<p> Узган атна ахырында Казанда Кытай һәм Россия профессиональ уенчылары, шулай ук ике илнең рәсми затлары арасында өстәл теннисы буенча «Кичке лига» күргәзмә команда турниры узды. Ярышлар быел 11 меңнән артык кешене җыйган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумы кысаларында узды. </p> <p> Турнирда РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм Россия өстәл теннисы федерациясе президенты Александр Бабаков, Чунцин шәһәре халык вәкилләре җыелышының даими комитеты партия төркеме секретаре урынбасары Чжан Мин, ТР Спорт министры Владимир Леонов, Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь һәм Россия җыелма командасы әгъзалары Никита Артеменко һәм Вилдан Гадиев катнашты. Кытай профессионаллары ягыннан илкүләм студентлар ярышларында күп тапкыр чемпионнар булган Ян Жулинь һәм Ван Ди чыгыш ясады. Кунаклар ТР башкаласында чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын, шулай ук спортчыларның, шул исәптән Татарстан юниорларының яхшы әзерләнүен билгеләп үттеләр. </p> <p> Россия коллегалары белән бергә Кытай теннисчылары профессиональ теннисчыларга кирәкле төп күнекмәләрне күрсәтеп, балалар өчен тулы канлы мастер-класс үткәрделәр. Никита Артеменко билгеләп үткәнчә: «Барлык балаларның да зур перспективалары бар икәнлеге күренә, һәркемнең күзләре яна. Әгәр алар тырышып күнегүләр ясасалар һәм эшләсәләр, минем уйлавымча, егетләрнең 70% ы про-дәрәҗәдә уйнаячак». </p> Чара кысаларында шулай ук 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча республика ярышлары узды, анда Татарстанның иң яхшы командалары үз осталыкларын күрсәтә алды. Беренче өч урынны Казан спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр яулады, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитетында.