В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу вакыйгада эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр бушлай катнаша ала
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче декабрь). 18 нче декабрьдә Казанда «Минем бизнес. E-COM» форумы узачак. Анда катнашу өчен үзмәшгульләрне, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен чакыралар. Мәйданчыкта 2024 елдагы интернет-сәүдә базары тенденциясе турында фикер алышачаклар.
Форумда катнашучыларга яңа перспективалы юнәлешләр, сатуларның уңышлы стратегияләре һәм Россия һәм чит ил базарларына чыгу буенча ярдәм чаралары турында сөйләячәкләр. Форумга маркетплейсларга техник ярдәм күрсәтү буенча күчмә хезмәтләр кушылачак – аларның белгечләре эшмәкәрләргә интернет-бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк.
Чара спикерлары булып популяр сәүдә мәйданчыклары җитәкчеләре, онлайн-платформалар топ-менеджерлары һәм базар экспертлары булачак. Катнашу бушлай, моның өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр ителә ТР башлыгы (Рәисе) каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил сайтында.
«Минем бизнес. E-COM» форумы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылган. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында планлаштырылган.