Бушлай лекция 26 нчы июньдә җәйге йорт территориясендә үткәрелә.
Фото: Марат Мөгыйнов
Психолог Виктория Бугрова казанлыларга стрессның механизмнары һәм нәтиҗәләре, шулай ук аның йогынтысын бетерү ысуллары турында сөйләячәк.
Чара 13:00 сәгатьтә җәйге йортның икенче каты территориясендә башланачак. Лекциядә катнашырга теләүчеләргә сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, психолог белән очрашулар һәр якшәмбедә «Черек күл» паркында уза. Алар язын старт алды һәм җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк.