Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте, фестиваль хәрәкәтен булдыру һәм үстерү турындагы фильм эфирга 10-нчы ноябрьдә чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь). 10-нчы ноябрьдә «Россия-Культура» телеканалы эфирына «Созвездие-Йолдызлык. Республика байлыгы» документаль фильмы чыгачак.
Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте, фестиваль хәрәкәтен булдыру һәм үстерү турындагы фильм «Созвездие-Йолдызлык» Татарстан төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «Россия-Культура» федераль телеканалы белән берлектә әзерләнде.
«Созвездие-Йолдызлык» күпмилләтле Татарстан мәдәнияте үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Ул эшләгән еллар эчендә фестивальдә миллионнан артык талантлы яшьләр катнашты, аларның дистәләре республиканың гына түгел, бөтен илебезнең горурлыгы булды», - диелә телеканал сайтында урнаштырылган фильм анонсында.
Документаль фильм өстендә эш бу ел башында башланды. Картинаның авторы һәм режиссеры Евгений Безбородов чыгыш ясады. Кино төшерү Казанның мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында 60 көн дәвамында барды.
Фильм геройлары арасында - фестивальнең танылган жюри әгъзалары һәм педагоглары: Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының баш хормейстеры Любовь Дразнина, «Дорога из города» бию театры җитәкчеләре Айрат һәм Лилия Баһаветдиновлар. Картинада шулай ук төрле елларда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең лауреатлары һәм җиңүчеләре - Татарстанның атказанган артистлары Рузилә Гатина һәм Айдар Сөләймановны, Чаллыдан «Мизгел» вокаль ансамблендә, Азнакайдан «Бәхет» ансамблендә, Зәйдән «Мирас» ансамблендә катнашучыларны һәм башкаларны күрергә мөмкин.
«Созвездие-Йолдызлык. Республика казанышы» фильмы 10-нчы ноябрь 12.50 сәгатьтә «Россия-Культура» телеканалы аша күрсәтеләчәк. Шуннан соң аны Татарстан телеканалларында да, шулай ук фестиваль сайтында да карарга мөмкин булыр, дип планлаштырыла.