В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гомумән алганда, кулланучылар ботта 78 мең минут чамасы вакыт уздырган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь). Татарстан башкаласы Мэриясе һәм ТР Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан эшләнгән вакцинация турындагы телеграм-ботның эшләве дәверендә 6 көн эчендә сервистан 10 мең уникаль кулланучы файдаланган. Гомумән алганда, кулланучылар ботта 78 мең минут чамасы уздырган.
Шушы вакыт эчендә 26 мең сеанс теркәлгән. Уртача алганда бер кулланучының сеансы 3 минут дәвам итә. Әгәр казанлылар вакцинация турындагы мәгълүмат алу өчен телефоннан мөрәҗәгать итсә, аларга җавап бирү өчен бер белгечтән 9 ай вакыт таләп ителер иде, бу 7 нәтиҗәле эш сәгате булган очракта.
Исегезгә төшерәбез, телеграм-бот ярдәмендә теге яки бу вакцинаның конкрет прививка пунктында булу-булмавын оператив рәвештә белеп була. Мәгълүмат һәр иртә саен яңартыла, 8:00 сәгатьтә вакцинаның бармы яисә юкмы икәне турында күрсәтелә. Ботны тоташтыру өчен, «Телеграм» мессенджерына кереп, эзләнүдә @VaccinationKazanBot дип җыярга һәм start ка басарга кирәк.
Коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.