Бу Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көне. 24 нче февраль шулай ук ял көне булачак – бу ял көнен 1 нче гыйнвардан 24 нче февраль җомгасына күчерүгә бәйле.
Моннан тыш, бәйрәм алдыннан, 22 нче февральдә, эш көне 1 сәгатькә кыскарачак, дип хәбәр итә Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт. Алты көнлек эш атнасында, 25 нче февраль, шимбә эш көне булып тора.
Исегезгә төшерәбез, быел биш көнлек эш атнасында барлыгы 244 эш көне, ә ял көннәре – 121 көн, шул исәптән 17 эш көне булмаган бәйрәм көне булачак.