В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк
Бу атнадагы ял көннәрендә, 4 һәм 5 октябрьдә «Почмак» иҗат лабораториясендә «ЖЫ-ШЫ» театр фестивале уза. Чара Казанның яшь актерларын, режиссерларын һәм сәнгать әһелләрен, мәдәният эшлеклеләрен берләштерә.
Фестиваль кысаларында пьеса уку, лекция-дискотека, концерт, остаханә эше каралган. Тулы программа белән сайтта танышырга була.
Фестиваль чаралары бушлай үткәрелә. Аларда катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.