Спектакль драматург Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән
Фото: Марат Мөгыйнов
Спектакль драматург, ТРның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән. «Кем әкиятләр яратмый? Әкиятләрне барысы да ярата: балалар да, өлкәннәр дә, хәтта безнең Хан да аларны ярата» – «Әкият китабы» дип аталган тылсымлы тамаша әлеге сүзләр белән башлана.
Сюжет үзенең һәр көнен әкиятләр укып уздыручы, шуннан гына тәм табып яшәүче ялкау Хан турында бәян итә. Алай гына да түгел, хыялый Хан китапларда язылган барлык тылсымны үзләштерергә тели. Хыялларын чынга ашыру өчен, ул үзенең хезмәтчесен – Гайрәтне тылсым эзләргә чыгарып җибәрә. Егет үз юлында катлаулы, куркыныч сынауларга юлыга, әмма бирешми... Тамаша ахырында аны лаеклы бүләк көтә. Гайрәткә нәрсә насыйп булыр икән? Бу хакта тамашачылар спектакльне караганнан соң беләчәк.
Шәкертләрне премьерага студия остазлары – спектакльнең режиссеры, ТРның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге театр артисты, актерлык осталыгы буенча педагог Зөлфәт Закиров, ТРның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актеры, сәхнә хәрәкәте буенча педагог Артур Шәйдуллин, К.Тинчурин исемендәге театр артисты, сәхнә теле буенча педагог Гүзәл Галиуллина, Казан театр училищесы педагогы, К.Тинчурин исемендәге театр хормейстеры, вокал буенча педагог Алия Хәмзина әзерләгән. Студия җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова.
Композитор Вероника Максимова спектакль өчен махсус музыка иҗат иткән, ә аның аранжировкасын Риф Әхмәтов башкарган. Тамашаның сценографы, рәссамы – Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студенты Сәлимә Әскәрова.
Спектакль ТР рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән сәхнәләштерелгән.
Премьера 13 нче майда 18:00 сәгатьтә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә узачак, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.