В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашачылар «Кечтүк» һәм «Зоопарк-Әлифба» спектакльләрен карый алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
12 нче майда 17:00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында драматург, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча язылган «Кечтүк» спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Бертуган Рөстәм, Шамил һәм аларның дусты Ләйлә кайчандыр үзләре уйлап чыгарган сихри уенга эләгәләр. Алар алдында Ак чәчәкләр илен явыз Караңгы көчләрдән коткару бурычы тора.
Шамил уйлап чыгарган әкият герое әлегә кадәр беркемгә дә билгеле түгел – шаян, хәйләкәр Кечтүк шулай ук Ак чәчәкләр илендә яши. Ул безнең геройларга ярдәм итәрме? Ак чәчәкләр иленә куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле сихерче, хәйләкәр Шүрәле һәм җансыз Караңгы көчләр зыян китермәсме? Алар өзелгән уенны тәмамлап, дуслыкларын саклап кала алырлармы? Бу һәм башка сорауларга җавапларны спектакльне карау вакытында табарга мөмкин булачак.
Спектакльнең режиссерлары – Татарстан Республикасының халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Зөлфия Вәлиева һәм ТРның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Миләүшә Шәйхетдинова. Музыканы композитор Радик Сәлимов һәм Зөлфия Вәлиева язган, музыкаль бизәлеш, аранжировка – Нияз Вәлиевныкы, шигырьләр авторы – Резеда Гобәева. Сценограф, рәссам – ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Яктылык буенча рәссам – Тәлгать Латыйпов.
13 нче майда 17:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шагыйрә Йолдыз Шәрапованың «Зоопарк-Әлифба» спектакле күрсәтеләчәк (Хәбир Ибраһимов инсценировкасы). Ул квест форматында уза һәм театр дөньясында беренче тапкыр куела.
Төп персонажлар – игезәкләр Илназ һәм Гөлназ өлкән апалары белән бергә серле квестка эләгә, анда аларга төрле сынаулар белән очрашырга туры килә, шулай ук аларны зоопаркта яшәүче 38 җәнлек белән танышу көтә. Алар кем һәм ни өчен нәкъ менә 38 булуларын спектакль караганнан соң аңлап булачак.
Спектакльнең режиссеры – «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы буенча педагог Алия Фәйзрахманова, спектакльгә музыканы композитор Марат Әхмәтшин язган. Сценограф, рәссам – Анна Новикова. Тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов. Яктылык буенча рәссам – Дмитрий Солопов.
Спектакльгә сылтама буенча теркәлергә мөмкин, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.