Спектакльләр 26-29 августта куелачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары 4 спектакль куячак, шуларның 3-се – узган сезон премьералары. Спектакльләр 26-29 августта куелачак.
Беренче булып Мирсәй Әмир әсәре буенча “Шая Гөлшаян” комедиясе уйналачак. Спектакльдә төп героиняның шикләнүчән ирен нигезсез көнләшүләреннән арындыруы һәм үзе артыннан тагылып, авыз суларын корытып йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыруы турында сөйләнә. 27 августта Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Алай түгел, болай ул” комедиясе уйнала. Комедия аерым сюжетка корылган, ләкин гаилә кыйммәтләре темасы белән бәйләнгән 4 мөстәкыйль бүлектән гыйбарәт. Нәкъ бу спектакль белән Тинчурин театрында 84-нче сезон тәмамланды.
Икенче көнне казанлыларны Илһам Гали пьесасы буенча куелган “Гомер буе сине көтәм” мелодрамасына чакыралар. Спектакльнең төп героинясы Әдиләне язмыш шактый сыный, әмма барлык сынауларны җиңеп чыгарга аңа балачак дусты Гадел ярдәм итә. 29 августта тамашачылар игътибарына Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасы тәкъдим ителә. Биредә вакыйгалар ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен картлар интернат-йортында бара.
Барлык спектакльләр дә рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә, дип хәбәр итә театраның матбугат хезмәте.