Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2020, 15:00

Татьяна Прокофьева Казан елга порты территориясен үстерү буенча баш архитектор вазифасына билгеләнде

Аңа территорияне реновацияләүне контрольдә тотарга һәм моның өчен үзебезнең һәм халыкара архитектура бюроларын җәлеп итәргә кирәк булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Ксения Швецова). Порт урамы районындагы территорияне үзләштерү һәм үстерү буенча проектның баш архитекторы буларак Татьяна Прокофьева билгеләнде, ул 10 елдан артык Казанның баш архитекторы булып эшләде. Мондый карарны бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында беренче тапкыр Порт урамындагы территорияне комплекслы үстерү концепциясен тәкъдим иткән киңәшмәдә белдерде. Бу соңгы еллардагы иң эре шәһәр төзелеше проектларының берсе.

Елга порты янындагы территорияне комплекслы реновацияләү концепциясе 9 чакрымга сузылган төзекләндерелгән яр буен, 30 га тирәсе ачык яшелләндерелгән җәмәгать киңлекләрен, урам кинотеатрларын, катерлар, күзәтү күперләре, арт-объектлар, миллионга якын квадрат метр торак, бизнес-кластер һәм башкаларны булдыруны күздә тота.

Елга порты территориясен үзгәртеп кору барышында шәһәр алдында техник яктан бик күп катлаулы, әмма хәл ителә торган бурычлар тора, дип билгеләп үтте Мэр. «Исегезгә төшерәм, без 250 га мәйданлы территорияне карыйбыз. Мондый зур иҗади эш өчен безгә архитекторлар, төзүчеләр, инвесторлар һәм тышкы дөнья белән бер телдә сөйләшүче профессионал кирәк, - дип ассызыклады И.Метшин. - Без архитектура берләшмәсендәге хезмәттәшләр белән киңәшләштек һәм проектны Татьяна Прокофьева җитәкләячәк, дигән карар кылдык. Аның уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен бөтен нәрсәсе дә бар, ә иң мөһиме - теге яки бу төзүчеләр басымына бирелмәскә ярдәм итәчәк нык җилкәсе бар».

И.Метшин сүзләренә караганда, проект буенча киңәшләшү архитектура җәмгыяте, төзүчеләр һәм башка белгечләр катнашында атна саен узачак.

«Без сезнең әләмнәр астында архитекторларның һәм яшь профессионалларның иң яхшы көчләре җыелачагына ышанабыз, - дип өстәде шәһәр башлыгы. - Сезнең халыкара архитектура компанияләрендә эш тәҗрибәгез бар, чөнки безгә аларның ярдәме дә кирәк булачак».

Хәзер Татьяна Прокофьева «ТР киңлек мәгълүматлары фонды» дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары булып эшли.

Фоторепортаж
Казанда Елга порты янындагы территорияне комплекслы ремонтлау концепциясен тәкъдир иттеләр
Видеорепортаж
05.08.2020 14:55
Казанда Елга порты янындагы территорияне комплекслы реновацияләү концепциясен тәкъдир иттеләр
Барлык яңалыклар