Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2018, 15:47

Татьяна Прокофьева: “Генплан кешеләргә нәрсә төзергә яраганны, нәрсә ярамаганны күрсәтә”

Казанның баш архитекторы һәм яңа генплан эшләүче төркемнең җитәкчесе ачык тыңлаулар алдыннан журналистлар сорауларына җавап бирделәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май, Екатерина Виславская). Яңа генераль план казанлыларга күчемсез милек белән сату итүче намуссыз кешеләрнең тозагыннан коткарып калачак, дип белдерде бүген Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә үткән матбугат конференциясендә. Ул һәм Мәскәү Генплан институты ДАУ директоры урынбасары Олег Григорьев журналистларга генераль план төзүдә нигезләнгән төп принциплар турында сөйләделәр.

Казан үсеш фаразын узып китте, шуңа күрә яңа генплан кирәк

Гамәлдәге генераль план 2007-2020 елларга исәпләнгән, ләкин 2014 елда яңа проект эшләргә кирәклеге турында карар кабул ителде. “Моңа сәбәпләр күп. 2007 елдан күп төрле федераль, республика һәм җирле документлар кабул ителде, алар гамәлдәге генераль план кысаларына сыймый”, - дип аңлатты Олег Григорьев.

Төп сәбәп булып Казанның кайбер күрсәткечләргә фаразланган вакыттан алда җитүе торды. Мәсәлән, 2020 елга фаразланган халык санына 2013 елда ирешелде. Халык саны арту мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар булуны таләп итә.

Генераль планны җирле архитекторлар эшләде

Мәскәү генплан институты шәһәрдә хәлне җитди тикшерде. “Шәһәрнең реаль чикләрен ачыклау өчен кәрәзле операторлар мәгълүматлары файдаланылды. Казанның реаль халык санын, эш урыннары санын, чикләрен ачыклый алдык. Казанның чикләре административ мәгълүматлар белән туры килми, алар күпкә киңрәк”, - диде Олег Григорьев.

Зур күләмдә мәгълүмат анализланды. Генплан төзүдә җирле архитекторларның, эколог һәм инженерларның катнашуы принципиаль момент булды.

Төп принциплар

Яңа генпланны гамәлгә ашыруның беренче чираты 2025 елга кадәр исәпләнгән, хисап периоды – 2035 елга кадәр. Яңа генпланның төп принцибы – барлык зоналарның гармонияле үсүе. Мәсәлән, кайбер территорияләрдә транпорт белән тәэмин ителеш яхшы, ә объектлар аз. Шуңа күрә баланслы үсеш күз алдында тотыла.

Яңа участокларны үзләштерү вакытында транспорт, инженерлык һәм социаль инфраструктураларны алдан үстерү принцибы файдаланылачак. “Шәһәр башта 1300 кешегә йорт төзеп, соңыннан анда юл, мәктәп төзү турында уйларга тиеш түгел”, - дип билгеләп үтте Олег Григорьев.

Яңа проектта төзелеш рөхсәт ителгән зоналар төгәл билгеләнгән. “Генплан кешеләргә нәрсә төзергә яраганны, нәрсә ярамаганны күрсәтә”, - диде Татьяна Прокофьева.

Шәһәр функциональ зоналарга бүленгән

Сызымнарга карагач, шәһәрнең төрле функциональ зоналарга бүленүе күренә, аларның номерлары һәм кодлары бар. Код әлеге өлешне файдалану мөмкинлеген күрсәтә. Шәһәрдә авыл хуҗалыгы җирләре бетерелә, катнаш функциональ файдалану зоналары барлыкка килә.

“Яшел Казан” 12 процентка арта

Табигый-рекреацион каркаска зур игътибар бирелгән, генплан проекты буенча экологлар белән әңгәмә алып барылган. Шәһәрдәге барлык яшел зоналар исәпкә алынган, Аккош күлләреннән башлап, вак скверларга кадәр. Чуйков урамындагы күлләр саклана.

Зур Казан боҗрасы тоташа

Электр транспорты үсеш ала. Яңа генпланда зур Казан боҗрасы тоташуы күренә, “Салават күпере” микрорайонында тиз йөрешле трамвай тармагы барлыкка килә. Тимер юл транспорты федераль агентлыгы тимер юл боҗрасы буенча хәрәкәт оештырырга тәкъдим итә, ул да генпланда бар. 2050 елга кадәр Идел елгасы аша өстәмә ике күпер салырга планлаштырыла

Метрополитен төзелеше дәвам итәчәк

Проектта метрополитен өчен коридорлар каралган. “Төзелеш кайчан башланасын белмибез, күп нәрсә федераль финанслаудан тора”, - дип кисәтте Олег Григорьев. “Метро төзүдән баш тартмыйбыз, - диде Казанның баш архитекторы. – Финанс яктан файдасы булмаса да, финанслау булганда, төзибез”.

Кайбер яңа юллар бистәләр аша үтәчәк

Генплан төзүче төркем урам-юл челтәре картасын да төзегән. Анда хәзер төзергә тиешле юллар күрсәтелгән. Журналистларны бистәләр аша үтәчәк юлларны төзегәндә сүтелүгә дучар ителгән йортлар язмышы кызыксындырды. “Яңа генпланда йортларга зыян китерә торган бер генә юл да юк”, - диде Олег Григорьев. Татьяна Прокофьева билгеләп үткәнчә, яңа генплан проектын төзегәндә, шәһәрлеләр мәнфәгатьләренә каршы килгән вариантлардан качу юллары эзләнде.

Отар бистәсендә актив рәвештә төзелеш эшләре дәвам итмәячәк

Отар бистәсенең киләчәге генераль планда чагылыш тапкан. Ул резерв зонага кергән. Әлеге территориядә рекреацион зона каралган.

Казан дары заводы урынына технопарк барлыкка килә

Казан дары заводын шәһәр читенә чыгару турында фикер алышалар. Яңа генпланда ул урнашкан территория үсеше планлаштырылган.

Гаврилов урамы буенча Казансу территориясе буенча компромисс табылды

Гаврилов урамы буенча Казансу территориясен казанлылар бәхәсле дип атый. Генпланда торак төзелеше участогы киметелде, ләкин тулысынча бетерелмәде.

Ачык тыңлаулар һәм консультация

Киләсе атнадан ачык тыңлаулар башлана. Очрашулар 29 майдан 6 июньгә кадәр шәһәрнең 13 мәйданында узачак, аларның графигы KZN.RU порталында бастырылды. Казанлылар тарафыннан бирелгән сораулар, тәкъдимнәр генплан проектын төзүчеләр тарафыннан исәпкә алыначак.

Фоторепортаж
Казанның генпланы проекты буенча матбугат конференциясе, 23.05.2018
Видеорепортаж
23.05.2018 15:06
Казанның генпланы проекты буенча матбугат конференциясе, 23.05.2018
Барлык яңалыклар