Барлык җыелган акчалар Анжела Вавилова исемендәге хосписның икенче чиратын төзүгә тотылачак.
(Казан шәһәре KZN.R|U, 22-нче август). 12-нче сентябрьдә Казанда Россиянең атказанган тренеры, синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаяның хәйрия мастер-классы узачак. Барлык җыелган акчалар Анжела Вавилова исемендәге хосписның икенче чиратын төзүгә тотылачак.
Чара Су спорт төрләре сарае бассейнында узачак. Ачылу тантанасы 11.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Мастер-класста катнашу өчен гаризаны түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин: fsp.rt@yandex.ru .