Ярышлар 2022 елда шәһәрнең биш спорт мәйданчыгында узачак.
Фото: Марат Мугинов
Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Россиядә беренче тапкыр узачак. «Татарстан өчен бу Олимпиаданы үзендә кабул итү зур мәртәбә. Бездә эре халыкара спорт вакыйгаларын уздыру тәҗрибәсе зур, әмма алар җәйге, ә бу юлы - кышкы спорт төрләре, өстәвенә, бик үк гадәти булмаган форматта», - дип билгеләде Владимир Леонов. Ул ассызыклаганча, алда торган халыкара вакыйга спорт вакыйгасы гына түгел - ул үзендә гуманитар һәм социаль миссия йөртә, аерым алганда, интеллектуаль үсештә тайпылышлар булган кешеләргә игътибар итә. «Безнең төп максат - җәмгыятьнең тулы кыйммәтле әгъзалары булу сәләте чикләнгән кешеләргә ярдәм итү», - дип билгеләп үтте Владимир Леонов. «Махсус Олимпиада - ул катнашучыларга тигез мөмкинлекләр биреп, киртәләрне алу мөмкинлеге. Монда җиңү түгел, ә катнашу мөһим», - дип ассызыклады спикер.
2022 елның 22-нче гыйнварыннан 28-нче гыйнварга кадәр узачак ярышларда 108 илдән интеллектуаль үсешләрендә тайпылышлары булган 2 мең спортчы һәм юнифайд-партнерлар (интеллектуаль үсеш үзенчәлекләреннән башка спортчылар) катнашачак. Махсус Олимпиада программасына 7 спорт төре буенча ярышлар кертелгән: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышы, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар өстендә йөгерү. Владимир Леонов ярышларны уздыру өчен биш мәйданчык - «Свияга» тау чаңгысы комплексы, «Буревестник» стадионы, Теннис академиясе, спорт сарае, Мирный бистәсендә чаңгы-биатлон комплексы җәлеп ителәчәк, дип сөйләде. Ярышларны ачу һәм ябу «Татнефть Арена»да узачак.
ТР спорт министры билгеләгәнчә, Махсус Олимпиада көннәрендә мәдәни һәм эшлекле программалар, форумнар, яшь лидерлар саммиты планлаштырылган.
Махсус Олимпиада алдыннан Уеннар уты эстафетасы узачак. Утны кабызу тантанасы 2022 елның 6-нчы гыйнварында Афинада узачак, аннары 8-нче гыйнварда ул Мәскәүгә киләчәк, ил шәһәрләре буйлап узачак, ә аннары - Татарстан шәһәрләре буйлап. Владимир Леонов сүзләренчә, ут эстафетасының маршруты әле эшләнү стадиясендә.
Махсус Олимпиада 2022 елда гына узуга карамастан, хәзер үк проектка кушылырга теләгән волонтерларны туплау бара. Гаризалар 2021 елның маена кадәр кабул ителә. Уеннарга барлыгы 30-дан артык позициядә эшләячәк 3 мең волонтерны җәлеп итү планлаштырыла.
Брифингта Владимир Леонов шулай ук Уеннарның беренче илчеләренең исемнәрен атады. Алар арасында чаңгычы, Олимпия чемпионы Александр Легков, бозда биюләрдә Олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы, өч тапкыр Европа чемпионы, өч тапкыр Россия чемпионы Татьяна Навка, хоккейчы, өч тапкыр дөнья чемпионы Александр Овечкин, мода журналы мөхәррире Ксения Соловьева, бизнесмен Алексей Нечаев бар. Спикер билгеләп үткәнчә, бу илчеләрнең ахыргы исемлеге түгел, аларны туплау әле дәвам итә.
Ярышлар алдыннан Казанда 2021 елның 2-8-нче февралендә узачак кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия махсус Олимпиада спартакиадасы тест чарасы булачак. «Спартакиада Олимпиадада катнашу өчен Россия җыелма командасын комплектацияләү өчен сайлап алу ярышы булачак. Уеннар спортның 6 төре буенча узачак, безгә әзерлек дәрәҗәбезне бәяләү мөһим, бу безнең өчен сынау булачак», - дип сөйләде Владимир Леонов. Коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында чит ил спортчыларының спартакиадада катнашуы күздә тотылмый.