В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары моңа «Мәгариф» илкүләм проекты һәм WorldSkills хәрәкәте чаралары ярдәм итә, дип саный.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август, Алена Мирошниченко). Хәзер Россия чыгарылыш сыйныф укучыларының 59%-ы урта һөнәри белем сайлый. Моңа «Мәгариф» илкүләм проекты, шулай ук WorldSkills хәрәкәте кысаларында үткәрелә торган чаралар да ярдәм итә. Бу хакта бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узган матбугат конференциясендә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова хәбәр итте. Журналистлар белән очрашу WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионатын ачу алдыннан узды.
Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, «Яшь профессионаллар («ВорлдСкиллс Россия»)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов катнашты.
Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, якын елларда Россиядә кимендә 100 алдынгы һөнәри әзерлек үзәгеннән торган челтәр төзеләчәк, алар Россия хезмәт базарында зур ихтыяҗ булган киләчәк һөнәрләре буенча эшне координацияләячәк. Илнең 14 төбәгендә мондый үзәкләр 2019 елда ук булдырылачак.
Моннан тыш, 5 мең остаханәне яңадан җиһазландыру планлаштырыла, анда яңа заманча җиһазлар урнаштырачаклар. Якын арада Россиядә 25 мең эш урыны модернизацияләнәчәк, аларда 1 млн 200 мең кеше белем алачак.
«Мондый модернизация күбесенчә WorldSkills стандартларын һәм алымнарын гамәлгә ашыруыбыз белән бәйле, - диде журналистларга Татьяна Голикова. - Һәм WorldSkills хәрәкәте безгә хезмәт базарында сыгылмалы сәясәт алып бару мөмкинлеге бирә».
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, мәгариф – ил өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе, дип ассызыклады. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Россиядә урта белем алуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Яшь профессионаллар», укучыларга һөнәри юнәлеш бирү күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә торган «Киләчәккә билет» һәм башка ярдәмче проектлар булдырылды.