В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр донор була ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар). Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә 181 литр кан тапшырган. Кан хезмәте каникулларда ике көн дәвамында эшләде, бу вакыт эчендә 402 кеше донор булды.
Кан доноры 55 килограммнан артык авырлыктагы 18 яшьтән өлкәнрәк, донациягә каршы күрсәтмәләре булмаган казанлылар була ала. Канны 60 көн интервал белән 2 айга бер тапкыр тапшырырга мөмкин. Шул ук вакытта канны ир-атларга елына 5 тапкырдан да артык түгел, хатын-кызлар 4 тапкырдан да артык түгел тапшырырга киңәш ителә. Донациягә ничек әзерләнергә икәнен Республика кан үзәге сайтында белергә була.