Рисклар ачыкланса, сервис ярдәмендә онкодерматологка язылырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
Республикада онкология авырулары статистикасы нигезендә, 14,4% очракта яман шеш тирегә тәэсир итә. Иртә диагностикалау өчен инде берничә ел «Миңнәр турында» кушымтасы эшли, әмма иртәгәдән ул Татарстан халкы өчен дә җайлаштырылачак. «Сервиста яшәү урыны буенча табибка язылу мөмкинлеге барлыкка киләчәк, әгәр балада яман шешкә шик булса, табибка кайнар линия телефоны буенча язылырга мөмкин булачак», – дип аңлатты Э.Нугуманов.
Кушымтаны Google Rlay һәм App Store аша да йөкләп була. Шуннан соң сервиста теркәлергә һәм анкета тутырырга кирәк. Миңне яки яңа тапны тикшерү өчен, невусны инструкция буенча фотога төшерергә һәм скриншотны «облако»га йөкләргә кирәк. Фотосурәтне алгоритм нигезендә ясалма интеллект бәяләячәк. Әгәр анда яман шеш авыруына шик барлыкка килсә, фотоны ике онкодерматолог тикшерәчәк. Шик расланган очракта, кулланучыга табиб белән консультация зарурилыгы турында хәбәр киләчәк.