29 нчы июньнән «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Бүгенге көндә Татарстанда 44,5 меңнән артык кешенең ату коралын йөртү һәм саклау хокукы бар, ә теркәлгән «стволлар» саны якынча 75 мең берәмлек тәшкил итә. Узган елда гына да 16 меңнән артык татарстанлы корал лицензиясен алган һәм озайткан. «Хәзер яңа төзәтмәләр ярдәмендә гражданлык коралын алуга лицензия биргәндә чикләүләр саны артты», – дип билгеләп үтте Р.Камалиев.
Шулай итеп, корал белән идарә итү хокукын түбәндәге затлар ала алмый:
аңлы рәвештә кылынган җинаяте өстеннән төшерелмәгән яки үтәлмәгән хөкем ителүе булган затлар;
авыр яки аеруча авыр җинаять өчен, шулай ук корал, сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр, шартлаткыч яки имитацияләүче җайланмалар, махсус әзерләнгән техник чаралар, наркотик чаралар, психотроп, көчле тәэсир итүче, агулы һәм радиоактив матдәләр, дару һәм башка химик-фармакология препаратлары кулланып кылынган уртача авырлыктагы җинаять өстеннән төшерелгән яки үтәлгән хөкем ителүе булган затлар;
коралның законсыз әйләнеше белән бәйле, аңлы рәвештә кылынган җинаять өстеннән төшерелгән яки үтәлгән хөкем ителүе булган затлар;
террористик характердагы һәм (яки) экстремистлык юнәлештәге җинаять, шулай ук терроризмны пропагандалау, аклау һәм яклау максатларында кылынган җинаять өстеннән төшерелгән яки үтәлгән хөкем ителүе булган затлар;
балигъ булмаганнарга карата көч кулланып кылынган аңлы җинаять өчен хөкем ителгән яки үтәлгән хөкем ителүе булган затлар;
җинаять кылган өчен ике һәм аннан да күбрәк тапкыр хөкем ителгәннәр;
җәзаның бер төре буларак арестны күздә тоткан хокук бозуларны кылган өчен, шулай ук табиб билгеләмичә генә (яңа потенциаль куркыныч психоактив матдәләр) наркотик чаралар яки психотроп матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылганнар, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче йә исерек хәлдә булган затка транспорт чарасы белән идарә итүне тапшыручы – административ җәза срогы тәмамланганнан соң бер ел узганчыга кадәр административ җаваплылыкка тартылганнар.
Ул билгеләп үткәнчә, төзәтмәләр кабул ителгәнче лицензия алган татарстанлылар аны законнарның барлык таләпләрен үтәгәндә озайта алачак. «Әмма яңа кагыйдәләргә туры килмәүне ачыклаганда, корал шунда ук алыначак», – дип аңлатты Р.Камалиев.
Әйтик, агымдагы елның гыйнварыннан республикада 844 беркетмә рәсмиләштерелгән һәм 240 берәмлек корал алынган. Моннан тыш, Р.Камалиев лицензияне озайту өчен медицина тикшерүе биш елга бер тапкыр узарга кирәк, ә 2022 елның 1 нче мартыннан барлык медкомиссия бәяләмәләре дә электрон рәвештә Росгвардиянең мәгълүматлар базасына җибәрелә, дип искәртте. «Шул рәвешле без кәгазьдән электрон белешмәләргә тулысынча күчтек», – дип өстәде ул.
Хәзер лицензия алу өчен берничә мәҗбүри этап узарга кирәк: медицина тикшерүе узу, корал белән куркынычсыз эш итү күнекмәләрен өйрәнү, лицензия рәсмиләштерүгә гариза һәм корал сатып алуга, саклауга һәм йөртүгә рөхсәт бирү, хокук саклау органнары базалары буенча тикшерү үтү. «Әгәр кандидатның нинди дә булса этапта законда күрсәтелгән таләпләргә туры килмәве ачыкланса, ул лицензия ала алмый», – дип нәтиҗә ясады Р.Камалиев.