Эшләмәүче гражданнарның иминият пенсияләре индексациясе 7,5% тәшкил иткән
Фото: Денис Гордийко
Эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре арттырылды. Түләүләрне 4,6% ка арттыру планлаштырылган булса да, 7,5% ка арттыруга ирешелгән. Индексация 900 меңнән артык картлык буенча пенсия алучыга кагылган.
Гыйнварда шулай ук яшәү минимумы артты, бу күп кенә пособиеләр күләменә тәэсир итә. Мәсәлән, хәзерге вакытта ата-аналарга 200 меңнән артык бала һәм 2 меңнән артык йөкле хатын-кызга бирелә торган бердәм пособие. Бүгенге көндә пособие суммасы һәр төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы буенча билгеләнә. ТРда ул балага 12 мең 711 сумга тиң, ә эшкә сәләтле өлкән кешегә 14 мең 317 сум акча карала.
2024 елда Татарстанда балаларга бердәм пособие 6 меңнән 12,7 меңгә кадәр тәшкил итә (баланың яшәү минимумының 50%, 75%, 100% ы).
Балаларга яшәү минимумы буенча билгеләнгән башка түләүләр дә индексацияләнгән. Аларга өч яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие яки өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан айлык түләү керә. Мондый ярдәмне республикада 20 мең баланың ата-аналары дәүләттән ала.
Барлык күтәрүләр дә гаризасыз башкарылды, гражданнарга нинди дә булса документлар тапшырырга кирәк булмады, дип хәбәр итте РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.