Цифрлы пропусклар сервисында республиканың 900 меңнән артык кешесе теркәлде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). Татарстанда үзизоляция режимы вакытында өйдән чыгуга 3 миллионнан артык цифрлы пропуск бирелгән. 13-нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, цифрлы пропусклар сервисында 900 меңнән артык кеше теркәлү узган.
Татарстанлылар арасында өйдән чыгуга иң популяр сорау булып бакчага чыгу яки бакчадан кайту кала (56,5%). Билгеләп үтик, ТР оператив штабы карары буенча хәзер республика халкы атнага ике тапкыр шәһәр читендәге йортка чыга ала, моның өчен ул дүрт цифрлы пропуск алачак.
Моннан тыш, һәр дүртенче кеше диярлек хезмәткә яраксыз туганнарына кирәкле азык-төлек продуктларын һәм дарулар китерү өчен цифрлы пропуск рәсмиләштерә, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.
Республикада цифрлы пропусклар алу мәсьәләләре буенча халыкны консультацияләү өчен контакт-үзәк эшләвен дәвам итә. Кайнар линия буенча бердәм номер - +7(800)250-90-33.
Исегезгә төшерәбез, үзизоляция режимы вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропускны сайтта шәхси кабинет аша да алырга мөмкин. Татарстанлыларга системада теркәлү һәм өйдән чыгуга кодлар алу өчен смс-хәбәрләр җибәрү мәҗбүри түгел. Паспорт мәгълүматларын һәм телефон номерын күрсәтеп, сайтта үз шәхси кабинетыңны булдыру да җитә. Башка ил гражданнары документ сыйфатында яшәү рәвешен, миграция картасын яки визаны файдаланырга мөмкин.