В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2023 елның маеннан моны бушлай эшләргә мөмкин
Фото: Денис Гордийко
Операторлар аларны ачык рәвештә кабул итә, тыелган предметлар, шул исәптән тиз бозыла торган продуктлар булу-булмауга тикшерә. Һәр посылканың авырлыгы 10 килограммнан артмаска тиеш. Артык булган очракта, почта бүлекчәләре хезмәткәрләре аларны берничә тартмага бүлеп җибәрә.
Посылкада яки хатта хәрби частьның номерын, аны алучының фамилиясен һәм исемен, адресын күрсәтергә кирәк. Мәскәүдә посылкалар РФ Оборона министрлыгы вәкилләренә тапшырыла, алар үз чиратында адресатларга җибәрүне оештыра.
Махсус хәрби операция зонасына бушлай посылкалар җибәрү кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны контакт-үзәк телефоны аша белергә мөмкин: 7(800)100-00-00.