Тиешле указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй быел онлайн-режимда узачак. Казанлылар, республиканың башка халкы кебек үк, аны 4-нче июльдә билгеләп үтәчәк. Тиешле указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Бәйрәм ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы аша трансляцияләнәчәк. Сабантуйда театр артистлары, җырчылар һәм сәнгать осталары чыгыш ясаячак. Тамашачылар концерт тыңлый, көрәш буенча ярышларны карый, ат чабышларын һәм башка бик күп күңел ачу чараларын күрә алачак. Шулай ук татарстанлылар интерактивларга кушыла һәм туры эфирга чыккач студия белән элемтәгә керә алачак. Ә «Болгар» радиосында призлы викторина үткәрәчәкләр.
Трансляция 12 сәгать дәвамында, 8.00-дән 20.00-гә кадәр барачак, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.