Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2019, 15:50

Татарстанлылар 3,7 млрд сум милек салымын түләгән

Республика бюджетына күчереләчәк түләүләрнең гомуми күләме 7,3 млрд. сум тәшкил итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU 26-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Татарстанлылар 2018 ел өчен 3,7 млрд. сумлык милек салымнарын түләгән. Республика бюджетына күчереләчәк түләүләрнең гомуми күләме 7,3 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. Бүгенге көндә почта бүлекләрендә Татарстанның 1,6 млн салым түләүчесенә хәбәрнамәләр бирелгән, федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинетта тагын 600 мең сумы электрон рәвештә алынган. Татарстанлыларга милек, җир һәм транспорт өчен салымнарны 2-нче декабрьгә кадәр түләргә кирәк. Әгәр салым түләүче язма хәбәр алмаган икән, ул салым органына үз милке турында хәбәр итәргә тиеш.

Татарстан - милек салымнары күләме буенча Идел буе федераль округында һичшиксез лидер, дип ассызыклады Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе. Республиканың берләштерелгән бюджетына күчереләчәк 7,3 млрд сумның зур өлеше – 4,2 млрд сум - транспорт салымы, 2 млрд сум - мөлкәткә салым һәм 1,1 млрд сум - җир салымы.

Шул ук вакытта 2018 елда республиканың 40 мең кешесе гомуми суммасы 25 млн. сумлык ташламалар алган. Шуларның 15,7 млн сумы – милеккә салым, 9,7 млн сумы – җир салымы буенча. Быел физик затларга тәкъдим ителгән салым ташламаларының гомуми суммасы 983 млн.сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 142 млн. сумга күбрәк, дип хәбәр итте М.Сафиуллин.

Татарстанлылар торак сатып алуга, дәвалауга һәм укытуга бәйле салым акчасын тотып калу хезмәтеннән актив файдалана. Быел милек, социаль һәм башка түләүләрне каплауга гомуми сумма якынча 9 млрд. сум тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда чирек тапкырга күбрәк. Чигерүне салым органы аша гына түгел, төп эш урыны буенча да алырга мөмкин, дип билгеләп үтте спикер.

Брифингта шулай ук салым законнарындагы төп үзгәрешләр турында сөйләделәр. Беренче чиратта, үзгәрешләр салым белдерү формасы аша килеп чыккан. Элек гражданнарга өч төрле документ тутырырга кирәк булса, бүген бланк бердәм һәм өч салымны да исәпкә ала.

2019 елдан өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган гражданнар милек түләүләре буенча өстәмә тотып калынган акча алуга хокук алдылар. Ташлама фатир яки бүлмәгә, торак йортка яки аның өлешенә карата 5 кв.м га яки балигъ булмаган һәр балага карата бирелә. Шулай ук күп балалы гаиләләр бер җир кишәрлегенә карата 600 кв.м кадастр бәясе күләмендә тотып калу хокукына ия. Ташлама һәр төрдәге бер объектка бирелә.

Өстәмә тотып калынган акчага пенсия яшендәге гражданнар да дәгъва итә ала. Алар милек салымына – фатирга, торак йортка, гаражга, шулай ук бер җир кишәрлегенә карата 600 кв.м кадастр бәясе күләмендә тотып калынган акчаны алалар. Агымдагы елда гражданнар салым түләү өчен ташламадан 2020 елда файдалана алачак.

Республика халкы милек салымнарына кагылышлы консультация сорап Бердәм контакт-үзәк телефоны аша мөрәҗәгать итә ала: 8 (800) 222-22-22. Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтында, Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталы аша, шулай ук түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша түләргә мөмкин.
Барлык яңалыклар