KZN.RU порталы бу һәм башка күпләгән сорауларга җаваплар әзерләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Татарстанда 30-нчы марттан башлап республиканың барлык халкы өчен үз-үзен изоляцияләү режимы кертелде - бу яңа коронавируслы инфекция таралуны булдырмау өчен башкарылды. Татарстанлыларга өйдә калырга һәм җитди сәбәп булганда гына урамга чыгарга тәкъдим ителә. Кичә ТР Хөкүмәте әлеге чорда хәрәкәт итүгә махсус рөхсәт бирү тәртибен билгеләде. Мондый рөхсәт кайсы очракларда кирәк, ә кайсыларында юк, аны ничек алырга? KZN.RU порталы бу һәм башка күпләгән сорауларга җаваплар әзерләде.
Кем махсус рөхсәт ала?
Рөхсәт Татарстан халкына яисә республика территориясендә яшәүче, махсуслаштырылган сервиста теркәлгән затларга бирелә.
Әлеге сервиста ничек теркәлергә?
«ТЕРКӘЛҮ#Фамилия Исем Әтисенеңисеме#паспорт сериясе һәм номеры кушылып языла#факти яшәү адресы» тексты белән 2590 номерына бушлай смс-хәбәр җибәрергә. Мәсәлән, ТЕРКӘЛҮ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казан Нигъмәтуллина 5 квартира 9#Риза - шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә. Мәгълүмат эшкәртелгәч, җибәрүче җавапка уникаль код белән смс-хәбәр алачак.
Банкка яисә табибка бара аламмы? Әгәр олы яшьтәге туганыңа дару илтергә кирәк булса, бу очракта нишләргә? Дачага китсәм, мин үз-үземне изоляцияләү режимын бозаммы?
Әлеге очракларда үзизоляция урынын калдырып китәргә мөмкин, алдан бары тик күчеп йөрүгә махсус рөхсәт алырга кирәк. Моны махсуслаштырылган сервиста теркәлгәннән соң эшләргә мөмкин. Шул ук кыска номерга - 2590 - хәрәкәт максаты күрсәтелгән «МАКСАТ» текстлы смс-хәбәр җибәрегез. Түбәндәгеләр булырга мөмкин:
1. судка бару;
2. Балигъ булмаганнарны мәгариф оешмасына (мәгариф оешмасыннан) илтү;
3. медицина яисә ветеринария оешмасында булу;
4. җеназада катнашу;
5. паспорт алу яисә яңадан ясату;
6. Дачага (шәһәр читендәге йортка) чыгу яисә дачадан (шәһәр читендәге йорттан) кайту;
7. кредит оешмаларына һәм почта бүлекчәләренә бару;
8. Хезмәткә яраксыз туганнарга дарулар, азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-ярак предметлары китерү, аларга ярдәм күрсәтү;
9. яшәү урынын (тору урынын) үзгәртү.
Рөхсәт биргән уникаль кодлы җавап смсы алгач, кирәкле урынга бару рөхсәт ителгән булып санала.
Үзизоляция урынын үзгәртергә мөмкинме?
Әйе, ярый. Яшәү урыны (тору урыны) үзгәргәндә, шулай ук дачага (шәһәр читендәге йорт) чыгу датасы дачага (шәһәр читендәге йорттан) кайту датасы белән туры килмәгән очракта, кабат теркәлү таләп ителә.
Этне урамда йөртү өчен яки чүп чыгару өчен махсус рөхсәт кирәкме? Азык-төлек өчен кибеткә барганда яки даруханәгә барганда рөхсәт рәсмиләштерергәме?
Юк, бу ситуацияләрдә рөхсәт алу таләп ителми. Рөхсәтне түбәндәге очракларда рәсмиләштерергә кирәкми:
- ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәме сорап, тормыш һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янаган очракларда мөрәҗәгать итү;
- сату эше чикләнмәгән товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өчен якындагы урынга бару;
- йорт хайваннарын яшәү урыныннан (тору урыныннан) 100 метрдан артмаган ераклыкта йөртү;
- чүпләрне калдыклар тупланган якын урынга кадәр алып чыгу;
- эшчәнлекләре туктатылмаган оешмада эш урынына (урыныннан) эш бирүченең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслаган форма буенча документы (белешмәләре) булганда, мондый оешмада хезмәт бурычларын үтәү;
- Татарстан Республикасы чикләрендә йөкләр ташу, шулай ук Татарстан Республикасыннан йөкләр җибәрүгә бәйле эшчәнлек, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган рәвештә йөк җибәрүче тарафыннан бирелгән белешмә булганда;
- Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан бирелгән документлар (белешмәләр) булганда, гражданнарның аерым категорияләренә даруларны, азык-төлек продуктларын һәм беренче кирәк булган товарларны волонтер тарафыннан илтеп җиткерү.
Әгәр миңа шәһәрдә эш буенча хәрәкәт итәргә кирәк икән, эш бирүче нинди белешмә кәгазе бирергә тиеш?
Белешмәнең формасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланды. Документка мөһер куела (булса).
Нинди оешма һәм предприятие хезмәткәрләре үзизоляция урынын калдыра ала?
Халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-ярак товарлары белән тәэмин итүче өзлексез эшли торган цикл, медицина оешмалары, даруханәләр, оешмалар, шулай ук гадәттән тыш хәлләр шартларында кичектергесез эшләр башкаручы оешмалар, халыкның тормышын яки нормаль тормыш шартларын куркыныч астына куя торган башка очракларда кичектергесез эш башкаручы оешмалар. Исегезгә төшерәбез, мондый очракларда рөхсәт таләп ителми, әмма эш бирүченең документының (белешмәсенең) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслаган рәвештә генә булуы кирәк.