Тиешле карар кичә республика Хөкүмәтендә кабул ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель, Алсу Сафина). Татарстанлылар иртәнге сәгатьләрдә ачык һавада физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә алачак. Тиешле карар кичә республика Хөкүмәтендә кабул ителде. Үзизоляция режимының мондый карары республика халкының күпсанлы мөрәҗәгатьләре аркасында эшләнде, дип билгеләп үтте бүген брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Ачык һавада спорт белән шөгыльләнү өчен махсус рөхсәт алырга кирәк булачак, аңа иртәнге 5-тән 7-гә кадәр вакыт биреләчәк. Цифрлы рөхсәтне махсус порталда теркәлеп рәсмиләштерергә мөмкин. Шулай итеп, Татарстанда үзизоляция режимы кертелгәннән соң бирелгән рөхсәтләр системасында яңа, уникенче максат барлыкка килде.
«Карар татарстанлылар тарафыннан килгән күп санлы мөрәҗәгатьләргә нигезләнеп кабул ителде, - дип хәбәр итте Лилия Галимова. - Без спорт белән шөгыльләнүнең, бигрәк тә индивидуаль характерда булуның бүгенге шартларда мөмкин була алуын аңлыйбыз». «Сүз паркларның ачылуы, иҗтимагый киңлекләрдә җыелырга мөмкин булуы турында бармый - алар элеккечә ябык», - дип ачыклык кертте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.
Тагын бер карар 65 яшьтән өлкәнрәк булган татарстанлыларга карата эшләнде, алар хәзер дачага яки бакча участогына бару өчен үзизоляция урынын калдыра алалар. Шул ук вакытта барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү мөһим - шәхси саклану чаралары булырга тиеш.
Дача сезоны башлану сәбәпле, Татарстан Президенты дачага чыгулар санын атнага 4 тапкыр арттырырга кирәк дигән карар кабул итте, дип хәбәр итте Лилия Галимова. Моңа кадәр татарстанлылар бакчага бару яки аннан өйгә кайту өчен цифрлы рөхсәтне атнага 2 тапкыр гына ала ала иделәр (барлыгы 4 рөхсәт - һәр якка бару өчен берәр рөхсәт). Шул ук вакытта рөхсәт срогы элеккечә калды - 2 сәгать.
Май бәйрәмнәре уңаеннан Лилия Галимова Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең киңәшләрен искә төшерде. Аерым алганда, дачага барган вакытта шәхси транспортка яки таксига өстенлек бирергә кирәк. Җәмәгать транспортында барган вакытта шәхси саклану чараларын, аерым алганда битлекне файдаланырга, ким дигәндә 1,5 метр социаль дистанцияне сакларга кирәк. Билгеләп үтәбез, 30-нчы апрельдән Казанда алты сезонлы-бакчачылык маршруты эшли башлый. Ә 1-нче майдан Татарстанда Идел һәм Чулман буйлап навигация ачыла.
Дачада, яңа коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычын булдырмас өчен, аралашу даирәсен чикләргә кирәк. Моннан тыш, гигиена кагыйдәләрен үтәргә, кулларны сабын белән яхшылап юарга һәм өслекне эшкәртергә онытмагыз. Моннан тыш, исерткеч эчемлекләр кулланырга киңәш ителми, ул организмның йогышлы авыруларга каршы тору сәләтен киметә. Хәл начарланганда, табибны өйгә чакырып, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.