Узган ел социаль яклау органнарына кергән гаризаларның 87%-ы учреждениеләргә гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка тапшырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль, Алена Мирошиченко). Бүгенге көндә татарстанлылар хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау өлкәсендә дәүләт хезмәтләренең 101 төрен электрон рәвештә ала ала. Аларның 84%-ы социаль ярдәм чаралары, 13%-ы мәшгульлек өлкәсендә хезмәт күрсәтү һәм 3%-ы социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәт күрсәтү. Аларны сорап, республикада яшәүче 1,7 млн кеше мөрәҗәгать итә, дип хәбәр итте бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
2010 елдан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» ведомство мәгълүмат системасы аша электрон сервисларны үстерә. Ул халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү, социаль хезмәт күрсәтү, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау, шулай ук социаль яклау өлкәсендә, шул исәптән электрон рәвештә социаль әһәмиятле хезмәтләр күрсәтү буенча эшне оптимальләштерү өчен билгеләнгән.
«Хәзерге вакытта хезмәтләр дәүләт хезмәтләре порталында тәкъдим ителгән. Аларның 23-е аеруча кирәк. Барыннан да элек без күп кешегә кагылышлы түләүләрне цифрга күчерәбез», – дип ассызыклады Э.Зарипова.
2020 ел нәтиҗәләре буенча социаль яклау органнарына кергән 1 млн 389 мең 542 гаризаның 1 млн 212 мең 554 (87%) электрон рәвештә, гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка учреждениегә бирелгән. Чагыштыру өчен – 2015 елда бу күрсәткеч бары тик 21% тәшкил иткән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Хезмәт министрлыгы белгечләреннән тыш, системадан тагын 850 ведомство, шул исәптән ГХАТ органнары, Салым хезмәте, Социаль иминият фонды, Росреестр, банк оешмалары файдалана.
Моннан тыш, хезмәт күрсәтүләрне автоматик режимга күчерү нәтиҗәсендә коронавирус пандемиясе вакытында төрле түләүләргә 779 мең гариза озайтылды.
Үткән елгы яңалыклар арасында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры ике хезмәтнең электрон төренә күчерүне атады – торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия һәм беренче бала туу сәбәпле айлык түләү. 2020 елның октябреннән алардан 6 мең тирәсе кеше файдаланды.
Моннан тыш, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында 1 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга түләүне бер гариза нигезендә тулысынча электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылган. Әгәр гражданинның социаль түләүләр алу хокукын билгели торган шартлары үзгәрмәсә, яңа срокка алар автомат рәвештә– проактив режимда билгеләнә. Мондый форматта балага пособиеләр түләү, балалар бакчасы өчен компенсация һәм хезмәт ветераннарына ярдәм күрсәтелә.
Э.Зарипова аңлатканча, социаль яклау органнары белгечләре ярдәм итүнең бер чарасы артыннан гражданнар мөрәҗәгать иткәннән соң, аларның керемнәрен һәм мөлкәти хәлен анализлый һәм аларга тиешле башка ташламалар турында сөйли. Әгәр дә алар бу түләүләрне алырга тели икән, җитмәгән документларны җибәрәләр яки банк счеты реквизитларын гына бирәләр.
«Мәсәлән, күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр, юл йөрү һәм дарулар өчен компенсация каралган. Әмма социаль яклау органнары гаиләдәге керемнең яшәү минимумыннан түбән булуын һәм балалар бакчасына йөрүче балалар барлыгын күрә икән, аларны автомат рәвештә балалар бакчасы өчен компенсация алучылар буларак рәсмиләштерә», – дип аңлатты спикер.
Узган елның тагын бер яңалыгы дистанцион хезмәткәр өчен «мобиль офис» булды. Алардан 800 белгеч файдалана. Сервис хезмәт күрсәтү логистикасын һәм контролен үтәкүренмәле итәргә, күрсәтелгән хезмәтләрнең санын теркәргә мөмкинлек бирә.
«Демография» милли проекты кысаларында «Өлкән буын» федераль проекты бар. Биредә озак вакытлы тәрбияләп карау системасы үсә. Сәламәтлек саклау органнарыннан социаль яклау органнарына тормыш эшчәнлеген, функциональлеген, гражданнарның когнитив статусын чикләү турында мәгълүмат проактив режимда килә. Аннан соң кешегә яки аның туганнарына социаль хезмәткәрләр хезмәтен тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта «мобиль офиста» белгечләр дәвалау һәм профилактика планын, һәр өлкән кешегә карата карау буенча табибның шәрехләрен күрә», – дип сөйләде министр. Бүген мондый хезмәтләрне Татарстанда 19 мең өлкән яшьтәге кеше һәм инвалид ала. Моннан тыш, социаль хезмәткәрләргә ташламалар һәм ярдәм чараларын рәсмиләштерүдә, әгәр үзләре интернетка керә алмасалар, ярдәм чаралары сорап мөрәҗәгать итә алалар.