В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел башыннан бирле күп функцияле үзәкләр белгечләре 358 меңгә якын хезмәт күрсәткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). Республика офисларында агымдагы елның беренче алты аенда татарстанлыларга 358 мең хезмәт күрсәтелгән. Көн саен күп функцияле үзәкләргә 14-17 мең кеше мөрәҗәгать итә.
ТР саннар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел республика халкы «Минем документлар» офислары белгечләренә барыннан да ешрак бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында учет язмасын раслау өчен мөрәҗәгать иткән. Татарстан КФҮдә 40 меңгә якын шундый мөрәҗәгать теркәлгән. 5 һәм 10 мең сум күләмендә балаларга түләүләрне рәсмиләштерү хезмәте дә аеруча популяр булган. Күп функцияле үзәкләргә 28 меңнән артык шундый гариза килгән.
Бүгенге көндә Татарстанда КФҮнең 57 филиалы ачык, аларда меңнән артык хезмәткәр эшли. Республика халкына «Минем документлар» офисларында 251 хезмәт күрсәтелә.