В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә көндез Казанның аерым районнарында яшен булачак
Фото: Денис Гордийко
Шимбә көнне, 27 нче майда, Казанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 5-10 метрга кадәр (урыны белән секундына 14 метрга кадәр) булыр дип фаразлана. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Һава температурасы +17-19 градус тәшкил итәчәк. Көндез яңгырлы һава торышы көтелә, аерым районнарда яшен булачак, шулай ук кыска вакытлы җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Термометр баганалары +24-26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстанда 27 нче һәм 28 нче майда кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм көчле җил көтелә. Төнлә температура +14-19 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +24-29 градуска кадәр җылыначак, көнчыгышта +32 кадәр җитәчәк.
Дүшәмбе көнне төнлә температура +11-16 ка кадәр, көндез +21-26 градуска кадәр төшәчәк. Шулай ук яшенле яңгырлар да булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.