Республика халкы 4 нче, 5 нче һәм 6 нчы ноябрьдә ял итәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче октябрь). Ноябрь аенда Татарстан халкын өстәмә ял көне көтә. Бу халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Быел 4 нче ноябрь шимбәгә туры килә. Мондый очракларда ял көне якындагы эш көненә күчерелә. Шулай итеп, татарстанлылар өч көн рәттән – 4 нче, 5 нче һәм 6 нчы ноябрьдә ял итәчәк.
Бәйрәм алдыннан, Россия Хезмәт кодексының 95 нче маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә, 3 нче ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Шулай ук 6 нчы ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Әмма төбәк законнары нигезендә ял һәм бәйрәм көннәре туры килсә, өстәмә ял көне бирелми, дип искәрттеләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.