Кайнар линия 4 нче октябрьдә эшләячәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). Татарстанда 4 нче октябрьдә өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советында хәбәр иттеләр.
Сорауларны 10:00 дән 15:00 гә кадәр түбәндәге телефоннар буенча бирергә мөмкин: +7(843)236-00-71, +7(939)345-37-50 (WhatsApp мессенджеры аша).
«Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе «Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе тарафыннан республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, 1-10 нчы октябрьдә Казанда Өлкәннәр ункөнлеге узачак. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен фестивальләр, иҗади очрашулар, вакансияләр ярминкәләре, шулай ук ташламалар һәм акцияләр оештырыла.