В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР Иҗтимагый палатасының кайнар линиясе 1 нче июльдә эшләячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
ТР Иҗтимагый палатасында газлаштыру мәсьәләләре буенча алдагы кайнар линия 27 нче майда булган иде. Белгечләр бакча һәм дача ширкәтләрендә газ кертү буенча аңлатмалар бирде, территорияләрне программага кертү буенча мөрәҗәгатьләр кабул иттеләр, шулай ук күп балалы гаиләләргә һәм инвалидларга ташламалар бирү шартлары буенча консультация бирделәр. Халык сорауларына ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре җавап бирде.
Кайнар линия 10:00 дән 12:00 гә кадәр эшләячәк, +7(800)350-44-72 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Мөрәҗәгатьләрне шулай ук 1 нче июльнең 10:00 сәгатенә кадәр ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.
Киләсе кайнар линияне 5 нче августта үткәрергә планлаштыралар.