Кайнар линия эше 24-30 нчы апрельгә планлаштырылган
Фото: Марат Мөгыйнов
Кызыксындырган сорауларны эш көннәрендә 9:00 дән 16:00 гә кадәр +7(843)238-96-84, +7(843)238-52-11 телефоннары аша бирергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Кайнар линия Бердәм иммунизация атналыгы алдыннан ачыла. Аның кысаларында белгечләр вакцинация, вакцина белән идарә ителә торган инфекцияләр, прививкалар календаре һәм эпидемик күрсәтмәләр вакытында иммунизация мәсьәләләре буенча консультацияләр алып барачак.