3 нче июнь төнендә Казанда бераз яңгыр явачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). Татарстан территориясендә 3 нче июньдә урыны белән яшен, секундына 15-20 метрга кадәр җил, яңгыр һәм боз көтелә, дип хәбәр иттеләр республиканың Гидрометүзәгендә.
Казанда төнлә аязучан болытлы һава булачак, урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил фаразлана. Төнлә һаваның минималь температурасы +14..+16 градус тәшкил итәчәк. Көндез болытлы булачак, явым-төшемсез, җил секундына 13 метрга кадәр көчәячәк. Һаваның максималь температурасы көндез – +24..+26 градус.
Татарстанда 4 нче июнь төнендә яңгырлар яумаячак, көндезге вакытта урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булачак. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил көтелә, тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +11..+16 градус тәшкил итәчәк. Көндезге максималь һава температурасы +18..+23 градус булачак, көнчыгышта термометрлар +24..+29 градус күрсәтәчәк.
Республикада 5 нче июнь төнендә бераз яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин. Көндез явым-төшемсез диярлек. Төньяк, төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метрга җитәчәк дип фаразлана. Төнге вакытта һаваның минималь температурасы +5..+10 градус тәшкил итәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +19..+24 градус булачак.