Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Белгечләр халыкны уяу булырга һәм телефон аша бернинди мәгълүматны да хәбәр итмәскә сорый
Татарстанлыларга КФҮ хезмәткәрләре исеменнән алдакчылар шалтырата
Татарстанда яшәүчеләрне мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтәләр. Җинаятьчеләр КФҮ хезмәткәрләре исеменнән гражданнарның мәгълүматларын әйтеп шалтырата һәм Росфинмониторинг тикшерүләренә сылтама ясап, мәгълүматны ачыкларга тырыша, дип хәбәр ителә ТР күпфункцияле үзәгенең телеграм-каналында.

КФҮдә билгеләп үтүләренчә, КФҮ белгечләре гражданнарга кодлар, серсүзләр сорарга, хезмәт алырга тәкъдим итәргә яки шәхси мәгълүматларны белергә шалтыратмый.

Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасы ватылган очракта КФҮнең якындагы офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда аңа керү мөмкинлеген торгызырга һәм өстәмә саклану ысулларын урнаштырырга ярдәм итәчәкләр. Шулай ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

2025-07-23T09:44:28+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.