Халык сорауларына Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Халык сорауларына ведомство эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк. Трансляция вакытында республика халкы капиталь төзелеш объектларын гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерергә мөмкин булуын, «дача амнистиясе 2.0»нең кайсы объектларга кагылуын һәм бакча участокларын дача амнистиясеннән бушлай хосусыйлаштыру нәрсә белән аерылып торуын белә алачак.
Туры эфир 10:00 сәгатьтә башлана. Үз сорауларыгызны «Вконтакте» берләшмәсендә хәзер үк калдырырга мөмкин, шулай ук алар трансляция барышында кабул ителәчәк.
Туры эфирны ТР Риэлторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев алып барачак, дип хәбәр итә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.