Документны яшәү урыны буенча поликлиникаларда алырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 18-нче ноябрь). Бүгенге көннән Татарстан халкы COVID-19-дан вакцина ясатуга медицина каршылыклары булу турында белешмә ала. Белешмәнең дөреслеген тикшерергә мөмкинлек биргән QR-кодлы документны яшәү урыны буенча поликлиникада бирәләр. Белешмәдә медицина каршылыгының сәбәбе (МКБ-10 буенча диагноз) һәм аның гамәлдә булу вакыты күрсәтелә.
Белешмә бары тик лаборатория һәм инструменталь тикшеренүләр нигезендә медицина күрсәткечләре буенча гына бирелә. Аны яшәү урыны буенча поликлиникада участок табиб-терапевты рәсмиләштерә. Медицина каршылыгы коронавирус йогышын профилактикалау өчен вакцина куллану буенча инструкция нигезендә катгый бирелә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Вакцина ясатуга каршылык булып 22 атнага кадәр йөклелек чоры, шулай ук йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларның кискенләшкән чоры тора.
Кулларында табибтан аларга прививка ясарга ярамавы турында белешмә булган халык яңа үрнәктәге белешмә өчен документларны яңадан рәсмиләштерергә тиеш.
Медицина каршылыгы булу турында QR-код формалаштыру моделе Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасының Электрон сәламәтлек саклау» бердәм дәүләт мәгълүмат системасын Программалы тәэмин итү кысаларында эшләнде, ул республиканың барлык дәүләт медицина оешмаларында да мөмкин. Система QR-код белән белешмә формалаштырырга һәм бастырып чыгарырга мөмкинлек бирә. Телефон камерасын QR-кодка урнаштырган вакытта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының электрон ресурсы ачылачак, анда кодның гамәлдә булу вакытын белергә мөмкин.
Белешмәне республикада җәмәгать транспортында йөрү өчен кулланырга мөмкин, әмма ул РФ дәүләт хезмәтләреннән вакцинация яисә кичерелгән авыру турындагы сертификатны алыштырмый. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча медицина каршылыгы турында QR-код белән сертификат РФ дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елның 1-нче февралендә барлыкка киләчәк.